Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Уңган нәсел улы Зөфәр

Өйдә гел җылылык, елмаю, тыныч кына бер-берсе белән аралашу. Инде гаилә тормышының кырык өч елы артта калса да, бер күз карашыннан аңлашып, бер-берсенә булган мәхәббәт җепләрен саклап яшиләр алар. Язмам Биклән авылында туган, бүген Чаллыда яшәүче Зөфәр Сәгыйтов гаиләсе турында.

Җиһанша бабай оныгы
Зөфәр Ярулла улы Сәгыйтов 1929 елда дөньяга килгән. Себернең Алтын приискасына барып, ике ат йөге әйбер алып кайткан Җиһанша бабай оныгы ул. Бабай бик эшчән кеше була. Туган авылыннан еракта озакка каласы килми (егетнең). Көнне-төнгә ялгап эшли. Эшләп тапкан һәр тиенен җыеп бара. Әчтелтем эчемлекләр, матур бичәләр, төрледән-төрле уеннар аны кызыктырмый. Акчаны үз көчен түгеп туплый. Күңеле түренә кереп оялаган туган якларга кайтырга дигән уй аның исеннән бер минутка да чыгып тормый. Нәкъ менә үзе эшләп тапкан акчаларга, ике ат җигеп, ике йөк әйберләр белән туган авылына кайтып керә. Бу адымы ул еллар өчен искитәрлек гамәл була. Җиһанша бабай алып кайткан җиһазлар бу яклар өчен соклангыч әйберләр. Әнә бүгенге көндә дә алар фатирында немец физгармуны белән француз сәгате саклана. Нәрсә ул физгармун дигән сорауга җавапны кечкенә орган дип аңлатты Зөфәр абый. Ә шул вакытта хатыны Людмила ханым органның тавышын ишеттереп уйнап та алды.
– Соклангыч матур тавышлы, – дигән җөмләмә җавап итеп:
– Зөфәр бит аны карап, чистартып тора, шуңа ул үз тавышын югалтмый, – дип әйтеп куйды Людмила. Ә Зөфәр абый: 
– Бабайны мин белмим, ә хәтеремдә алып кайткан әйберләр арасында бик матур чынаяклар да бар иде кебек. Өебез җыйнак, матур иде. Әбием Гайшәбикә матур киенеп йөрде. Шундый җиңел тунын хәтерлим әле мин. Йомшак иде инде үзе. Әбинең аяк киемнәре, күлмәкләре дә авыл хатыннарыныкыннан үзгә булды. Бик соклангыч белемле ханым иде. Ул туксан өч яшькә кадәр яшәде. Авылга рус телле кеше килсә, әби артыннан киләләр. Үз вакытында тәрҗемәче ролен дә башкара Гайшәбикә әби.

Граммофоннан яңгыраган көй

Ул вакытларда авылларда мәдәният йортлары юк. Җәй көннәрендә бабайның өй алды шул рольне уйный иде. Музыканы яраткан, уен коралларында уйнаган Җиһанша бабай кичке якта авыл халкын ял иттерә. Өй тәрәзәсен ачып куеп, читтән алып кайткан граммофонын куша. Яшьләр җыела: җыр, бию, төрледән-төрле уеннар граммофоннан яңгыраган көй астында башкарыла. Капка төбенә бөтен авыл халкы җыела, алар өйгә дә кереп җиһазларны карыйлар. Бабай алып кайткан өстәл, урындыкларны, ул елларда йокы урыны булган сәке урынына карават күреп сокланалар. Авылның осталары өйдәге җиһазларны күреп үзләре карават, өстәл, урындыклар ясый башлыйлар.
Читтә йөреп, күпне күреп кайткан бабай бик миһербанлы кеше була. Авыл халкына гел булышлыгын күрсәтеп яши. Революциядән соң, авылда хәлле кешеләрне «раскулачивать иткән» вакытта, бабайга да кагылмый калмыйлар. Шул вакытта авыл халкы бердәм булып Җиһанша бабайны яклап алып кала. Бабайның гаиләсе зур була: өч малай, ике кыз тәрбияләп үстерә. Балаларын ул күрше Бәтке авылындагы урыс мәктәбендә укыта.

Техниканы чыннарына бик тиз алыштыра
Зөфәр гаиләдә өченче бала буларак дөньяга килә. Аннан соң бер кыз, бер егет тә алып кайта әниләре. Аның балачагы эш белән үтә. Уйнарга уенчыклар булмау сәбәпле, машина, тракторларны ул агачтан үзе ясый. Техниканың көпшәләре, рульләре дә Зөфәр кулы белән тимердән ясала. Аңа уенчык машина белән рәхәтләнеп урам егетләре белән уйнарга гына туры килми. Зөфәр уенчык техниканы чыннарына бик тиз алыштыра. «Ә минем әтием Ярулла Биклән авылына беренче тракторны алып кайткан кеше», – дип дулкынланып сөйләп китте абый. Утызынчы еллар башында Рәсәйдә ике трактор заводы эшли башлый: беренчесе Сталинградта – халык телендә СТЗ дип йөртелә, икенчесе Харьковта – ХТЗ. Соңрак Чиләбедә ЧТЗ сафка баса. Харьков трактор заводыннан баржаларда Идел, Кама елгалары буйлап Чаллы районына да тракторлар кайта. Кичкырын тракторлар төягән баржа Чаллы тукталышында була. Яңа техниканы алырга Ярулланы җибәрәләр. Ул таң атып килгәндә Биклән авылына тракторның фараларын яктыртып кайтып керә. Трактор тавышына авылда этләр өрә, сыерлар мөгри башлый, халык куркуга төшеп, урамга чыга. Ярулла, тракторыннан төшеп: «Бу мин, колхоз кырларын сукалар өчен трактор алып кайттым», – дигәннән соң халык тынычлана. Халык арасыннан бер батыр егет чыгып, «корыч ат»ка суккалап карый, Ярулладан утыртып каравын сорый. Утырта Ярулла, тагын бер-ике шундый батыр егетне трактор йөртергә, җир сукаларга өйрәтә. Үзенә алмашлар әзерләгән Ярулланы туган авылыннан утыз чакрым ераклыкта урнашкан «Кызыл Чапчак» эшчеләр бистәсендге МТСка инженер-механик итеп җибәрәләр. Эшчеләр өчен төзелгән йорттан фатир алганнан соң, гаиләсен дә үз янына алып китә ул. Зөфәр биш-алты яшьтән әтисе белән эшкә йөри. Әтисенең эш урынында малайга күңелле: комбайн, машина, тракторлар шактый күп. Кыш көннәрендә ир-егетләргә эш җитәрлек, алар техниканы район колхозларына язгы кыр эшләренә алып чыгу өчен әзерлиләр. Ремонт бар көченә бара, Зөфәр дә әтисенең уң кулына әйләнә. Кызыксынучан егетне бернәрсә дә куркытмый. Башта әтисе эшләгәнне игьтибар белән күзәткән егет озак та көттерми үзе дә техниканың серенә төшенеп җитә. 
Тормыш үз җаена матур гына барганда гаиләгә кайгы килә. Бервакыт, халык дошманы саналып, МТС хезмәткәрләре – директор, механик һәм инженер булып эшләүче Ярулла кулга алыналар. Сигез ай тикшерү бара. Ир-егетләр бу айларны төрмәдә үткәрәләр. Йомшак күңелле Ярулланың күңеленнән зур гаиләсе бер дә китми. Хатыны биш бала белән ничек яши, нәрсә ашата – аның башыннан шул уйлар чыкмый. Ашаудан, йокыдан кала яшь ир. Менә шулай кайгыруы аны сигез ай дигәндә кабергә тыга. Аның үлеменнән соң гына МТСның еллык эш күрсәткечләре буенча республика күләмендә икенче урынны алуы билгеле була. Директор да, механик та исән-имин, акланып, МТСка әйләнеп кайталар. Ләкин эш өчен янган Ярулла гаиләсенә поселокта урын калмый, аларга йортны бушатырга кушалар. Барысы бергә алты җан Бикләндә яшәүче әбиләре Гайшәбикә янәшәсенә кайталар. Җиһанша бабайга бу эшләрне күрергә, кичерергә туры килми, ул инде мәрхүм була. Авылда, әбиләре күршесендә ике катлы мулла йорты буш булу сәбәпле, алар гаиләсе шунда яши башлый. Ике катлы йорт, беренче каты таш, икенчесе агач. Алар беренче катта гомер итәләр. Беренче-икенче классны МТСта тәмамлаган Зөфәр Биклән авылы мәктәбенең өченче-дүртенче классларында белем ала. 
Ишле гаиләне бер анага гына алып бару авыр була, Мәликә гаиләсен алып авылдан китәргә һәм Чаллы шәһәренә барып эшкә урнашырга ният итә. Ул елларда читкә китү өчен паспорт юнәтү бик авыр. Шәһәргә барып эш белешеп кайткан ханым бәхетен сынап карарга дип авыл советына рөхсәт сорап бара. «Мин – тегүче, өйдә тегәчәкмен. Калада эш табып кайттым, алар көтәләр», – ди. Авыл советы җитәкчеләре, гозерен тыңлап, аңа авылдан китәргә рөхсәт кәгазе бирәләр.

Иптәш Сәгыйтов
Зур гаилә башлыгы Мәликә җыелган күпмедер акчасына Чаллы каласында йорт сатып ала. 
– Әнием тырыш кеше иде, – дип искә ала Зөфәр абый. – Мин аның эшсез торганын хәтерләмим. Гаиләне ашату, укыту өчен аңа күп эшләргә туры килде. Ул вакытта инде без дә кул арасына керә башладык. Без балаларны ул вакытта бердәнбер татар мәктәбе булган Мулланур Вахитов исемендәге мәктәпкә укырга бирде. 
Зөфәр җиденче сыйныфны тәмамлаган елны сугыш башлана. Сугыш вакытында шәһәрдә «Коллектив хезмәт»тә ялны белми тегү тегә әниләре. Сугышка гимнастерка, чалбар, башка кирәк яраклар тегәләр. Биш бала тәрбияләүче хатынга өйдә эшләргә рөхсәт итәләр. Ул бик еш өчәр норма үти. Монда Зөфәрнең дә тырышлыгы ярдәм итә. Ул әнисенә бик теләп булыша, тегү эшен яратып башкара. Бүгенге көндә өйнең түрендә ул елларда аларны ачлык-ялангачлыктан саклап алып калган «Зингер» тегү машинасы утыра. 
– Машина тегәме? – дигән сорауга Людмила ханым:
– Машина тегә. Зөфәр авыр 90нчы елларда әле миңа күлмәк, юбкалар да тегеп кидертте, – дип елмаеп сүзгә кушылып ала.
Әнисе тегүче булып гомерен үткәрә, балаларын эшләп яшәргә өйрәтеп үстерә. Сиксән җиде яшендә үлеп китә.
Ә Зөфәр, үзе дә уйламаганда, киномеханик булып китә. 1943 елны Яр Чаллы кинотеатры директоры Иван Григорьевич Агафонов Мулланур Вахитов исемендәге мәктәпнең физика фәненнән бишле билгеләренә генә укучы өч егетен сайлап ала. Алар арасында җиденче сыйныфны тәмамлаган Зөфәр дә була. Кечкенә, чандыр гәүдәле малайны күрүгә, Иван Агафонов: «Син нәрсә эшли беләсең инде?» – дип, астан гына елмаеп әйтеп куя. Зөфәр аңа: «Бар нәрсәне дә эшли алам», – дип җавап кайтара.
Иван Григорьевичка егетне төрле яклап тикшереп карарга туры килә. Кинотеатрда ватылып яткан киноаппаратны төзәтә аласыңмы дип, Зөфәргә алып килеп күрсәтә. Бер ай вакытта эшләп чыксаң, бик рәхмәтле булам, дигән сүзен дә җәлләми. Зөфәр аны төрле яклап карап, ун көн бирсәгез дә җитәр, дип, өенә алып кайтып төзәтә. Егет бу эшне бик яратып, белеп башкара. Киноаппаратны тулысы белән сүтә. Күп вакытлар үз сәгатен көтеп яткан техника бик күгәргән була. Ул аны тулысы белән чистартып, майлап, ватык частьларны кулдан ясап, аппаратка урнаштыра. Әйе, егет сүзе бер була, дигәндәй, чынлап та ун көн эчендә җыеп та куя. Инде җитәкчегә үз эшенең нәтиҗәсен күрсәтергә алып килә. Аппарат бер тавышсыз эшли, җитәкче егетнең белеменә, уңганлыгына сокланып: «Булдыргансың, иптәш Сәгыйтов», – дип кулын кыса. Зөфәрне бер эш тә куркытмый. Шул көннән соң Иван Григорьевич аны хөрмәт итеп, «Иптәш Сәгыйтов» дип эндәшә башлый. 

Наше дело правое
Киномеханиклыкка айлык курслар үткәч, Зөфәрне җитәкче итеп куялар. Ул елларда Чаллы районы буйлап авылдан-авылга барып, кино күрсәтеп йөриләр алар. Ә Мидхәт Шакирҗанов белән бергә Сарманның үзендә кино күрсәтү җайланмасын да урнаштыралар. Шунда яшәп, бер еллап кино күрсәтәләр. Кинога килгән халык гел Зөфәрнең игътибар үзәгендә була. Ул һәрдаим аларны күзәтә. Авыл кешеләре кинога төрлесе төрле вакытта киләләр, кайвакыт халыкның җыелып бетүен озаклап көтеп торырга туры килә. Күп вакыт халык кино карарга бик арып килә, механик егет ничек тә булса аларны ял иттерергә тырыша. Авыл халкы газета алмый, радио барлык җирдә дә эшләми. Китапханәләр дә мәктәпләрдә генә. Зөфәр, алданрак килгәннәрнең күңелләрен күтәрү өчен, сәхнәнең ике ягына плакатлар язып куя. Хәзер дә кайберләрен хәтерендә саклый ул: «Из всех искусств для нас важнейшим является кино» (Ленин), «Наше дело правое, мы победим!» (Сталин). Алдан килгән тамашачы плакатны укый-укый ятлап бетерә. Клуб халык белән шыгрым тулгач, башта унике минутлык сугыш яңалыклары күрсәтелә. Халык бик игътибар белән тыңлап карый, кул чаба. Аннан төп кино башлана. Ул елларда халыкның бик яратып йөри торган кинолары «Чапаев», «Радуга», «Два бойца», «Депутат Балтики», «Парень из нашего города», «Свинарка и пастух», «Истребитель», «Она защищает Родину» һәм башкалар гел тулы залларда үтә.

Үгез җигелгән арба
Авылдан-авылга йөргәндә кызык хәлләр белән еш очрашырга туры килә. Арбага җигәргә атлар җитми, аларны үгезләр, сыерлар алмаштыра. «Бервакыт үгезләр урынында өч яшь хатын-кыз җигелгән иде. Алар – алдан, без икәү арттан этеп барабыз, кызлар бер җырны тәмамлыйлар да икенчесен башлыйлар. Бер-беребездән уздырып мәзәк сөйләп күрше авылга барып җиткәнебез сизелмәде дә»,– дип елмаеп искә ала Зөфәр абый. Авыл халкын бераз гына сугыштан оныттырып тору теләге шулкадәр көчле булган аларда. «Бервакыт үгез җигелгән арба белән авылга килеп кердек, – дип дәвам итә ул, – анда безне өрә-өрә этләр каршы алды. Этләрне күрү белән үгезебез аларны куа башламасынмы. Авылның бер тыкрыгы да калмады, бары тик этләрне күздән югалткач гына үгезне туктата алдык. Соңыннан гына билгеле булды: бу үгезнең аягын кайчандыр эт тешләгән булган икән, шуның үчен алып, ул һәрбер этне шулай куып куркыта торган булып калган». 
...Ә бервакыт үгезләре киреләнә, үгез куып килүче егет нәрсәләр белән генә алдалап карамый. Кире үгез урыныннан кузгалырга да уйламый. Егет үгезнең койрыгы астына салам кыстырып куя да ут төртеп җибәрә. Үгез шуны гына көткәндәй чаба башлый. Авылга бик тиз килеп җитәләр. Инде үгезне туктата алмыйлар. Дилбегәне кинәт тарту аркасында чана авып китә. Кино әрҗәләре белән бергә егетләр дә тәгәрәп төшеп көрткә чумалар. Ә үгез читән өстендә асылынып тора. «Тугарырга кирәк», – диләр кызлар. Тугарылгач, шуны гына көткән үгез читәннән сикереп чыгып та китә. 
Киноны халык рәхәтләнеп карый. Соңыннан балалар, хатын-кызлар өйләренә ашыга. Ә сугышка алу чорыннан узган, сугыштан яраланып кайткан ир-ат, кино тәмамланганнан соң, әңгәмәләр корып, сөйләшеп арыгач кына өйләренә тарала. Киномеханикларны ул вакытларда төрле гаиләләргә кунарга кертәләр. Аларны ашатыр өчен авыл советы бәрәңге, тоз, он, арыш ипие, сирәк кенә сөт тә яздырып бирә. Ләкин бу ашамлыклар тулысы белән егетләргә тотылмый. Бер авылда хәтта бал да бирәләр, ләкин гаиләсе зур булган фатир хуҗасы егетләрне ашатырга уйламый да. Кич эштән кайткан егетләрнең ашыйсы килү теләкләре шулкадәр көчле була, алар балны бик тәмләп ашап бетерәләр. Ә иртәгесе көнне яңа гына аертылган бал тамак төпләрен яндырганлыктан сөйләшү дә бик кыен була. 

Ятимнәр өчен балалар йорты
Сугыш тәмам була. Исән-сау калган солдатлар, дусларның, күршеләрнең әтиләре кайта. Алар сугыш бетүгә сөенәләр. 
– Сугыштан соң Чаллы каласында ятимнәр өчен балалар йорты ачылды, – дип сөйләвен дәвам итте Зөфәр абый. – Хәзерге вакытта ул юк инде. Красногвардейская дигән, су кырыйлап урнашкан урам бар иде. Шул урамдагы йортларның берсендә ачылды ул. Безнең күрше апа бу оешмада хисапчы булып эшли. Балаларның тормышын күңелле, матур итеп оештыру өчен, җитәкчелек, музыка уен коралларында уйнаучы булса яхшы булыр иде дип, музыкант эзли. Хисапчы апа күрше Зөфәрнең аккордеонда бик шәп уйнавын җиткерә. Җитәкчегә шул гына кирәк була. Ул аны киномеханик эшеннән азат итүләрен сорап, горкомга бара. Ул елларда горком сүзе – закон. Шулай итеп, аны балалар йортына музыка хезмәткәре итеп күчереп куялар. Өй алдында яшел мәйданда гына уйнаган Зөфәрне балалар дөньясы үзенә бик тиз тартып ала. Тәрбиячеләр белән бергә ул балаларны җырларга да, биергә дә өйрәтә. Бер ел эшләгәннән соң, беренче класс ачыла. 
Бар тырышлыгын, белемен балалар тәрбияләүгә багышлаган егетне армия сафларына алалар. Ул Красноярск өлкәсенең Ачинск шәһәренә авиация хезмәтенә эләгә. Дүртъеллык Авиация мәктәбен ике елда тәмамлыйлар солдатлар. Илдә ТУ-4 самолеты әзерләнеп бетә. Зөфәр Украинаның Нижень каласында, аннан – Конотоп, Лебедин шәһәрләрендә хезмәт итә. Музыка уен коралларыннан башка яши алмаган егет армиядә дә инструменталь ансамбль оештыра. Борт инженеры буларак, кичләрен күктә самолетларны сынау аның төп вазифасы булып тора. Дүрт ел вакыт үтеп китә. Аның, офицер дәрәҗәсе алып, армиядә калу мөмкинлеге дә була, ләкин туган яклар, әни, туганнар үзенә тарта. Ул, әнием авырый дип, язу соратып алдыра, армиядән кыскартылып туган өенә кайта. Өйдә энесе, сеңлесе Линуза, сугыш беткәннән соң ике елдан гына кайта алган абыйсы көтә. Бер күзенә тимер ярчык кергән Мисбах абыйсы гомере буе шул күзен бәйләп йөри. Ул Чаллыда сәгать мастерскоенда эшли. Аны чит җирләр кызыктыра, Үзбәкстанның Фирганә шәһәренә чыгып китә, шунда кырык ел гомерен үткәрә. Ә иң олы абыйсы Мирза егерме дүрт яшендә сугышта үлә. Аның 1943 елның 2 ноябрендә язган хаты, фотосурәте гаиләдә бүген дә күз карасыдай саклана.
«Кадерле әнием өчен бүләк итәм шушы сурәтемне. Кадерле туганнарым, һәм агай-энеләрем. Кадерле әнием, әгәр дә дөньядан үтсәм, исегезгә алыгыз, хушыгыз, туганнарым. 11 март, 1943 ел» дигән сүзләрне саклаган фотосурәт тә бар аларның гаилә архивында.

Өч тавышта башкаручы хор
Авиациядә армия хезмәтен үтеп кайткан Зөфәр Чаллы аэродромына эшкә урнаша. Ул елларда аэродромнан самолетлар бик сирәк оча. Көннәр, төннәр буе самолет көтеп утырган вакытларында ул китап укый. Чит ил әдәбияты, рус әдәбиятыннан бик күп кенә китаплар укыла.
Үзенең эше белән егет канәгать булмый. Ничек тә эштән китү җаен эзли, җае да килеп чыга. Эштән азат ителеп, абыйсы чакыруы белән Фирганәгә чыгып китә. Абыйсы Мисбах ул елларда мәктәптә музыка фәне укыта. Энесен дә үзе янына машиноведение укытырга урнаштыра. Аккордеонда яхшы уйнаган Зөфәр моның белән генә чикләнми, мәдәният йортына эшкә урнаша, кичләрен биюләр оештыра. Егеткә шактый гына акча түлиләр. Ул әнисенә җибәрү җаен да таба. Әнисе исә Зөфәр җибәргән акчаны сеңлесен укытуга тота. Өч еллап чит җирләрдә эшләгәннән соң егет туган шәһәренә кайтып китә. Шәһәргә кайткач, горкомга бара. Анда эшләүче танышы Марс Дәүләтшин, үзе тәмамлаган Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә музыка укытучы юклыкны исәпкә алып, шунда юллама тоттыра. Ул елларда мәктәп директоры булып эшләгән Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшин аны эшкә ала. 
Музыка укытучысы буларак ул мәктәп укучыларыннан өч тавышта башкаручы хор оештыра. Зөфәр армиягә кадәр Габдрәшит Нигъмәтуллин җитәкләгән тынлы оркестрда уйный. Хорны шунда уйнаган система буенча өйрәтә. Хор белән бер уку елы шөгыльләнә егет. Ел ахырында мәктәпләр арасында смотр-конкурслар була. Конкурска җибәргәнче, хор чыгышын мәктәп укытучыларына тыңлатып карыйлар. Өч тавыш җырлауны укытучының берсе дә аңламый. «Бу хорны чыгарып оятка калмабызмы? Бакыр тавышлары чыга бит», – диләр. Зөфәр, дәлилләр китереп, үзе оештырган хорны яклап чыга һәм смотрда чыгыш ясарга рөхсәт ала. Барлык мәктәпләрдән килгән коллективлар чыгыш ясый. Мулланур Вахитов исемендәге мәктәп хоры да иң соңгы булып сәхнәгә күтәрелә. Өч тавышка туган ил турында татар телендә җыр яңгырый. Жюридагы махсус белемле скрипкачы егет, өч тавышта җырлаучы хорны ишетеп, соклануын белдерә, беренче урын бары тик аларга, ди. Күп еллар җиңүче булып килгән күрше Димитрова мәктәбен дә узып киткән хор шул елдан башлап егерме ел дәвамында беренчелекне башка мәктәпләргә бирми, аңа тиңдәшләр табылмый. Зөфәр Сәгыйтов шул елларда Алабуга культура-агарту училищесын, аннан Казан педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый. Югары белем егеткә җиңел бирелә, чөнки ул үзлегеннән бик күп укыган, әзерләнгән була.

Өй салу өчен бүрәнәләр юнәтә
Музыка укытучы егеткә мәктәп ишек алдында хезмәт фәне өчен әзерләнгән йортны күрсәтәләр. Моңа кадәр буш яткан корылмага ул җан кертә: ике өлешкә бүлеп, берсендә – слесарь, икенчесендә столяр эшләрен укучыларга өйрәтү өчен кабинетлар ясый. Балаларны үзе белгән тимер, агач эшләренә өйрәтә. Өстәп, аңа машиноведение укытуны йөклиләр. Дәресне практика белән бәйләп алып бару өчен машина кирәк була. Директор списать ителгән бер машинаны мәктәп ишек алдына буксирга алып кайтып куя. Бер җыелышта Зөфәр: «Мин бу машинаны җыеп чыгачакмын», – дигән сүз ычкындыра. Бу сүзгә Зөфәрнең үзеннән башка берәү дә ышанмый. Машина запчастьлары табуга ул бик күп көчен багышлый. Металлолом җыю урынында эшләүче танышының: «Монда бар нәрсә дә бар, эзләргә генә кирәк», – дигән җавабы Зөфәрне шатландыра. Чынлап та, бер-ике ай дигәндә машина көпчәкле була. Аннан мотор, поршеньнар, свеча һәм башкалар да үз урыннарын таба. Бер ел дигәндә машина эшләп китә. Мәктәп өчен бу көн бәйрәмгә әйләнә. ГАИга номер алырга ул директорны утыртып бара. Зөфәр Садыйков бу гамәле белән үзенең сүзне тикмәгә әйтмәвен тагын бер кат дәлилли. Машина аның тормышында да бик булыша. Өй салу өчен бүрәнәләрне шуның белән алып кайту җаен таба. Бүген яшәгән алты почмаклы өен 1963 елда ул үз куллары, үз проекты белән салып керә. 
1960 елда биш кеше утырышлы аэрочана ясап та шәһәр халкын шаккатыра. Шактый вакыт ишле гаилә Бикләнгә үзе ясаган чана белән кайтып йөри. Чаллыда зур төзелеш башлангач, чанада йөрүен туктата. Чөнки барлык җирдә төзелеш башланып китә, чана белән туган авылга үтү мөмкинлекләре юкка чыга. «Бик уйланып эшләнгән чана иде ул. Фотосурәте дә калмаган шул. Әгәр теләсәм, мин аның сурәтен ясый алам», – дип елмаеп куя ул. «Электроплуг та ясады бит әле ул, – ди Людмила ханым әңгәмәгә кушылып. – Аның белән бик күп еллар бакча җирен эшкәрттек, казыдык әле без». 
Минем дә, үз чиратымда, китапханәнең сәнгать бүлеген бизәгән пионино, әдәбият тарихы музеенда урын алган балалайка, гармуннарны Зөфәр абыйның сизгер куллары төзәткәнен әйтеп үтәсем килә. 

Бәхетне өеп бир, жәлләмә
Зөфәр Сәгыйтов нинди эшкә генә алынмасын, аны яхшы билгеләренә башкарып чыга. Ә гаилә кору беразга икенче планга күчә – беренче тапкыр ул 36 яшендә өйләнә. Үз тиңен тапканчы, язмыш аны төрле яклап суккалый, шомарта. 1978 елда Людмила ханымны очрата. Яңа гына Түбән Кама музыка техникумын тәмамлап кайткан яшь белгечне беренче күрү белән ике арада мәхәббәт җепләре сузыла. Эшләре дә бергә, гаиләне дә бергә алып баралар. Берсе хор белән дирижерлык итсә, икенчесе музыка коралында оста башкаруы белән Зөфәр күңелендә урынын таба. Менә инде кырык өч ел алар аерылгысыз, берсен-берсе тулыландырып иҗат итеп, аңлап гомер итәләр.
Балалар, оныклар – Сәгыйтовлар өендә көтеп алынган кунаклар. Бүгенге көндә аның дүрт баласы, тугыз оныгы, бер оныкчыгы бар. Балалар, оныклар, яратып, «дәү әти» сүзен жәлләмиләр. Әтиләре янәшәсендәге әбиләренә якын итеп: «Дәү әниебез», – дип дәшәләр. Шулай булсын, бергә аңлашып яшәүләргә ниләр җитә. Сәгыйтовлар гаиләсенең бәхетле матур тормышка тулы хокуклары бар. 

Роза Хәмидуллина, китапханәче. 
 / Фото Роза Хәмидуллинада налынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев