Ташкичүдә гомер итүче Зәкия әбинең өеннән бервакытта да кеше өзелми
Табигатьне чәчәкләр бизи, авылны кешеләре. Безнең Ташкичү авылында да хөрмәткә лаеклы кешеләр күп яши. Аларның берсе Зәкия әби Фәттахова. 86 яшь булуына карамастан, ул һәрвакыт хәрәкәттә. Кайчан гына өенә керсәң дә ул шат күңелле, ачык йөз белән каршы ала.
Зәкия Садртдин кызы Фәттахова 1929 елның 22 февралендә Ташкичү авылында туа. Садртдин белән Мөзәянә Муликовлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә ул. Гаиләдә барысы тугыз бала була. Зәкия әбинең балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Шуңа күрә яшь җилкәнчек кыз тормыш авырлыкларын бик иртә татый. III сыйныфны укып бетерүгә, Зәкия апа күмәк хуҗалык эшенә чыга. Башта төрле эшләрдә эшли. Сугыш башлангач, унике яшьлек кыз үгез җигеп басуга эшкә йөри башлый. Нинди генә авыр эшләр кушсалар да, барысын тырышып, җиренә җиткереп башкара ул. Ач булуына карамастан, җыйган икмәгенең бер бөртеген дә алмыйча бригадирга тапшыра. Кышларын да басудан салам ташый, терлекчеләргә булыша, ә салкын кичләрен фронтка җибәрү өчен оекбашлар, җылы бияләйләр бәйли. Бик тырыш, уңган, җитез кыз булып үсә ул. Авылдашлары аның турында: «Зәкия кебек биш кыз булса, бер тулы бригада алыштырырга була!» - дия торган булганнар. Сугыштан соң да нинди генә эшкә җибәрмиләр Зәкияне: Чистайда урман да кисә, Демидовода торф та чыгара, басуда тракторчы хезмәтен дә башкара.
Тормыш бер урында тормый, тәгәри дә тәгәри. 1958 елда Зәкия апа Мөнәвир Фәттахов исемле кеше белән тормыш башлап җибәрә. Алар дус-тату булып, матур итеп яшәп китәләр. Өч бала табып, тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы Зәкия апа Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалыкта терлекчелектә эшли: сыерлар сава, яшь бозаулар карый. 1970 елларда авыл советына депутат итеп сайлана. Лаеклы хезмәте өчен Зәкия апа бик күп медальләр һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Шулар арасында «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре, «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгеләре бик күп. Бүгенге көндә Зәкия апа тулы тормыш белән яши. Үз кулы белән эшләгән рәсемнәр өенә ямь өстенә ямь өсти. Җәй көне бакчада төрледән-тәрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, кош-кортлар асрый, кул эшләре белән шөгыльләнә. Һәрвакыт шат күңелле, көләч йөзле Зәкия апа яныннан кеше бервакытта өзелми. Алга таба да шулай булсын иде дигән теләктә калабыз.
Светлана Мөхәммәтнәбиева,
Ташкичү авылы китапханә мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев