Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Зенитчы Анна

Авылларда исән-сау яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары барлыйбыз. Алар көн саен кимеп баралар. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә санасаң, ике-өч сугыш ветераныннан ары таба алмыйсың. Ни үкенеч, кайбер авылларда бөтенләй юк. Миңа Күперле авылында гомер сөрүче сугыш ветераны Анна Ванягина белән танышырга тәкъдим иттеләр.

Башта татар авылында рус фамилияле ветеранның яшәвенә сәерсенеп калган идем. Авыл кешеләре аңлатып бирделәр: кече урамдагы иске йорт-каралтыны сатып алып, Ванягиналар Чаллыдан күчеп килгән. Йортны, ихатаны төзекләндереп, Анна Ильинична кызы Любовь Николаевна һәм кияве гаиләсендә тыныч кына гомер сөрә. Анна түтәйгә быел 5 августта 90 яшь туласы. Сәламәтлеге шактый какшаган, инсульттан соң акырын сөйләшә. Ул диванга утырып, башыннан кичкән авыр сугыш елларын, хезмәттәшләрен искә ала.

Анна Ильинична - төп Чаллы кызы, Кызыл Чаллы бистәсеннән. Әтисе Илья Яковлевич һәм әнисе Матрена Прокопьевна колхозда эшлиләр. Гаиләдә дүрт ир бала һәм бер кыз үсә. Сугыш башлануга Аннаның ике абыйсын - Петр белән Михаилны фронтка озаталар. Алар озын сугыш юлларын үтеп, яраланып, янә сафка басып, гаскәриләр белән җиңү шатлыгын кичерәләр. Сугыш тәмамлангач, берсе - Пермьдә, икенчесе Көньяк Сахалинда хезмәт итеп, шунда төпләнеп калалар. Илнең язмышы кыл өстендә калганда, армия сафларына хатын-кызларны да алалар. Чаллы хәрби комиссариаты 1942 елның көзендә 18-20 яшьлек кызлардан бер төркем туплап, зенитчы артеллеристлар әзерләү курсларына җибәрә. Шундый төркемнәрнең берсендә Чаллы кызлары белән Анна Ильинична да була. Алар Казанда шоферлык һөнәренә әзерлек узалар, зенит орудиеләре белән эш итәргә өйрәнәләр. Хәрби белемен ныгыткан кызларны фронтның алгы сызыгына җибәрәләр.

Мин Анна апаның хәрби билеты белән танышам. Анда "1943 елның 5 маеннан Көнбатыш фронтның 379нчы аерым зенит отделениесендә хезмәт итте", дип язылган.

- Мин зенит разведка ротасында булып, дошманның ут нокталарын һәм җанлы көчен ачыклау, алынган мәгълүматларны часть штабына хәбәр итү белән шөгыльләндем. Без җыйган мәгълүматлар Курск, Смоленск, Краков, Будапешт янындагы хәлиткеч сугышларда үз ролен уйнагандыр, - ди Анна Ильинична, яшьләнгән күзләрен сөртә-сөртә.

Реклама

Хәрби хезмәте аның Җиңү көненә кадәр дәвам итә. Әлеге шатлыклы хәбәрне зенит-разведка полкындагы кызлар хәрби эшелонда Венгрия башкаласы Будапештка җиткәч ишетәләр. Солдатлар автоматлардан һавага атып салют бирәләр, мәйданнарда җыр-биюләр башлана. Җиңү тантанасын чит җирдә, фашистлардан азат ителгән илдә каршылый Анна Ильинична. Ватан сугышыннан күн итекле, яшел гимнастеркалы кыю кыз туган Чаллысына - әти-әнисе, туганнары янына кайта. Берничә ел Пермь каласына китеп заводта эшләп ала, кабат Чаллыга кайтып, ит комбинатында һәм шәһәр мунчасында 40 елдан артык хезмәт куя. Чаллыда күзәнәкле бетон заводы төзелә башлаганда, фронтовик егет, төзүче Николай Ванягин белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Матур хыяллар белән яшәгәндә, тормыш иптәше якты дөньдан китеп бара. Ул ялгызы кызы Любаны тәрбияләп үстерә. Олыгайган көндә Ватан сугышы ветераны Анна Ванягина кызы Любовь Николаевна, кияве Николай Петрович һәм оныклары Алексей, Андрейның кайгыртуын тоеп яши. Ул сугыш ветераны буларак, үзенең торак шартларын яхшыртуга ярдәм иткәннәре өчен республика һәм район җитәкчеләренә чиксез рәхмәтле.

Кызы Любовь Николаевна Анна Ильиничнаның Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен бирелгән күпсанлы медальләрен, тыныч хезмәттә алынган Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын күрсәтә. "Хезмәттәге батырлыгы өчен" медале белән бүләкләнүен аеруча бер горурлык белән сөйлиләр. Ветеранның һәр бүләге бик кадерләп саклана бу гаиләдә.

Күперле авылы клуб мөдире Мәгъфия Миргасыймова Бөек Җиңүнең 67 еллыгын каршылау уңаеннан Анна Ильиничнаның һәм авылда яшәүче 13 тыл ветеранының һәркайсы янында булып, мәгълүматлар туплаган, "Алар тылда фронт тотты" дигән баш астында фоторәсемнәре белән стенд әзерли. Әйе, Бөек Җиңүгә бәйле бер кем дә, бер нәрсә дә онытылырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бљек Ватан сугышы ветераны

2
X