Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ветеран-укытучы котлаулар кабул итә

Тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк кешеләр бар. Шундыйларның берсе - Шилнәбаш авылында яшәүче, авылдашларының зур ихтирамын казанган Елизавета Чернецова. Шушы көннәрдә бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган Елизавета Романовна 91 яшьлеген билгеләп үтте. Гомер бәйрәме уңаеннан ветеран-педагог җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итте.

Елизавета Романовна әти-әнисе династиясен дәвам итте. Укыту стажы - 38 ел, шуларның 18ен ул башлангыч сыйныфлар укытты, читтән торып Омск шәһәрендәге педагогия техникумын укып бетереп, 20 ел математика укытучысы, мәктәп директоры урынбасары булып эшләде.

Елизавета Романовнаның укучылары әле бүген дә укытучыларын ихлас рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Әлеге зур хөрмәткә ул чынлап та лаек. Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык тырыш хезмәте өчен Елизавета Чернецова "РСФСР мәгариф отличнигы" билгесе, күптөрле медаль һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән өч бала табып үстергәннәр, барысын да укытканнар. Бүген Елизавета Романовна кызы Валентина Николаевна һәм кияве Николай Константинович тәрбиясендә яши. Елизавета Романовнаның кызы да әнисе һөнәрен сайлап, химия-биология фәннәрен укыткан, бүген ул да лаеклы ялда. Балаларының, 8 онык, 7 оныкчыгының уңышларына сөенеп, укучыларының һаман да акыллы киңәшчесе һәм ярдәмчесе булып, Елизавета Романовна бәхетле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы ветеран котлаулар