Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Теләкләрнең иң изгесе – тәүге укытучыма

Кешенең шәхес буларак формалашуында, фән нигезләрен, тормыш әлифбасын ни дәрәҗәдә үзләштерүендә, укытучының роле, һичшиксез, зур. Бигрәк тә тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан җитәкләп алып кергән, укырга һәм язарга өйрәткән, беренче уңышларың өчен синнән дә ныграк сөенеп, иңнәреңнән кочып яраткан, еласаң юаткан беренче укытучыга без гомер буе рәхмәтле булып яшибез.

Минем тәүге укытучым Талия Гаяз кызы Гайнатуллина озак еллар Бәтке урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Ә без сыйныфташлар белән очрашканда еш кына кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алабыз.

Талия Гаяз кызы безгә икенче әниебез кебек якын, ягымлы һәм кайгыртучан булды. Сыйныфтагы 14 укучының берсен дә аермады, һәркайсыбызның холкын өйрәнеп, һәрберебезне аңлап, үз итеп укытты. Хәтта өстебезгә киеп килгән яңа киемгә, матур тасмаларга кадәр игътибарсыз калдырмый иде, күңелне үссендерерлек җылы сүзләр таба белде. Кызларның матур итеп үрелгән чәчләренә, малайларның үтүкләнгән пөхтә костюмнан йөрүенә дә комплименты әзер иде яраткан укытучыбызның. Шул игелекле мөнәсәбәте белән күпме балаларның күңелләрен яулады Талия апабыз! Гөлләргә карата мәхәббәтне дә ул тәрбияләде. Сыйныф бүлмәсенең тәрәзә төпләре елның теләсә кайсы фасылында шау чәчкәле гөлләр белән тулы булды. һәркайсыбызның табигатьтән бирелгән сәләтен ачуга да күпме вакытын, тырышлыгын сарыф итте укытучыбыз. Нинди генә бәйгеләр, викториналар оештырмый иде, нинди генә шөгыльләргә өйрәтмәде безне: бәйләдек, чиктек, җырладык, биедек. Хәтта малайларны да тәмле-тәмле ризыклар пешерергә өйрәтте ул. Ә без, кызлар, малайлардан да узып сыерчык оялары ясарга өйрәндек. Гомумән, ул оештырган һәр чара, һәр очрашу бүгенгедәй хәтердә. Шушы көннәрдә кадерле кешебез үзенең күркәм юбилеен каршылый. Мин аңа барлык укучылары исеменнән ихлас рәхмәтемне белдерәм, шатлык-куанычлардан торган озын гомер телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы