Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Теләге булган кешегә хезмәт базарында эш җитәрлек

Чыннан да, кулында һөнәре, күңелендә эшләргә, яхшырак яшәргә дигән омтылышы, тырышлыгы һәм үҗәтлеге булган кеше бүген эшсез утырмый. Әле бит нинди дә булса җитди сәбәпләр аркасында эшеннән китәргә мәҗбүр булган, предприятиесе банкротлыкка чыгып, төп эш урыныннан кыскартылган кешеләргә хөкүмәт тә ярдәмгә килә: эшсезләрне яклаучы махсус программалар кабул ителде. Әйтик, 2010...

Авыл җирлегенә хас шөгыльләрдән аермалы буларак, бик тә үзенчәлекле, ләкин кызыклы тармакны сайлаган Илгиз. Үз янына туплаган 7 белгеч белән бергәләп ясалма граниттан кафелар, рестораннар, шулай ук торак йортлар өчен кухня өстәлләре ясый алар. Әлеге хикмәтле материал турында ишеткәнем булса да, үз күзем белән күреп, җитештерү технологиясе белән танышу, гранитоадтан ясалган эшләнмәләрнең сыйфаты, өстенлеге, нинди максатларда кулланылуы турында тулырак мәгълүмат алу шушы егетләр эшли торган предприятиегә баргач кына мөмкин булды.

Предприятие дигәннән, совет чорында төзелгән, соңгы елларда җитештерүе туктап, бушап калган биналарның берсендә гомуми мәйданы 60 кв. метрдан да артмаган ике бүлмәне арендага алган яшь эшмәкәр. Иң мөһиме, шушы җыйнак кына бүлмәләрдә ясалма граниттан, ягъни граникоадтан җиһазлар ясау өчен бөтен шартларны тудырган: җылылык үткәргән, буяу цехында тиешле температура режимын (+25 градус) тәэмин итүче махсус вентиляция системасы урнаштырган. Буяучылар, шомартучы белгечләр барысы да махсус комбинезоннардан, респираторлардан эшли. Биредә беренче көннән бирле хезмәт куючы, теләсә нинди эшкә кулы ятып торган эшчеләрнең берсе - Гомәр Фәссахов белән таныштыра җитәкче. Ясалма гранитны "тудыра" торган бүлмәдәге температура режимын көйләп, тагын бер кат заказның параметрларын барлаганнан соң, Гомәр Фәссахов җайланманы кабызып җибәрә.Чимал салынган чиләкләрнең берсендә желе формасындагы гранит, икенчесендә - грунт җирлек. Заказчы биргән үлчәмнәр буенча кисеп куелган фанерага махсус сиптергеч ярдәмендә башта грунт җирлек тигезләп салына һәм әлеге масса кибү-кату өчен төнгелеккә калдырыла. Икенче көнне шул ук сиптергеч ярдәмендә әлеге өслек ясалма гранит белән каплана һәм кибү барышында белгеч аны әледән-әле тигезләп тора. Һәр технологик процессның төгәл билгеләнгән үз вакыты. Әйтик, ясалма гранит таш булып катып өлгергәнче, катар-катмас хәлдә ул махсус маска белән каплана. Билгеле бер вакыттан соң әлеге маска юка гына пленка сыйфатында бик җиңел генә кубарып алына. Моннан соң күрше бүлмәдә ташның өслеген шомарту эше башлана: иң каты шомарткычтан башлап иң нәфисе белән алыштыра-алыштыра иң соңгы, камил халәтенә җиткәнче, көзгедәй ялтырып торганчы шомартыла. Әзер өстәлләр искиткеч матур, чын граниттан бер аермасы да юк. Әле кайбер сыйфатлары белән өстенрәк тә: күтәреп йөртү өчен җиңел, төзекләндерү өчен уңайлы, ныклы, ике өлештән торган җиһазны бернинди җөе күренми торган итеп кушу мөмкинлеге дә бар, экологик яктан да чиста. "Чималның бөтен шушы таләпләргә җавап бирә торганын - Америкада җитештерелгәнен сайладык. Бүгенге сәнәгать базарында киң кулланылышта булган Кытай материалына караганда сыйфаты бермә-бер югары безнең граникоадның. Бәясе кыйммәт булса да үз-үзен барыбер аклый. Махсус фураларда Мәскәү аша кайтартабыз", - ди Илгиз Сәгъдиев. Ясалма гранитның нинди төсләре генә (117 төр) юк: күңелеңә кайсы хуш килә, шуны сайлау мөмкинлеге бар. Идәндә тезелеп киткән герметик капкачлы чиләкләрнең әле берсен, әле икенчесен ачып күрсәтә җитәкче. Шушы яшкелт, соры, кара эремәләрдән 50-60 килограмм авырлыктагы кешене күтәрерлек ныклы таш ясалуына ышанасы да килми. Әлбәттә, мондый затлы өстәлләрнең бәясе белән дә кызыксынам. Бер кв. метры, калынлыгы нинди булуына карап, 8 меңнән 10 мең сумга кадәр төшә икән. "Нигездә хуҗабикәләр кухня өстәлләренә заказ бирә, берсендә күреп, икенчесе кызыга. Инде ясалма таштан раковиналарга да заказлар бар, тик анысына тагын махсус курсларда укып кайтырга кирәк", - ди Илгиз Миңненазыйр улы. Карап торышка гына җиңел, ә бит бу эшкә керешкәнче җаваплы 3 белгеч Мәскәү өлкәсе Люберцы шәһәрендәге заводта укып, тәҗрибә алып кайтканнар. 2011 елның сентябрендә башланган эш бүген инде җайга салынып бара. Киләчәккә уй-планнары белән дә бүлештеләр егетләр. Алга таба ясалма граниттан сауналар өчен эскәмияләр, бассейннарның стеналарын ясау ниятләре дә юк түгел. "Чөнки бу материалның мөмкинлекләре искиткеч зур, киләчәге өметле, әле Казанда булачак Универсиада да безнең граникоадка ихтыяҗ булмый калмас," - ди эшмәкәр. Әлбәттә, һәр эшнең уңышын кадрлар хәл итә. Бу яктан күңеле тыныч Илгиз Миңненазыйр улының, үз янына җаваплы, ышанычлы егетләрне туплаган. Гомәр Фәссахов, Айрат Фазылов, Илмаз Баһаветдинов, Илгиз Мөхәммәтшин, Руслан Шәрәфетдинов, Сергей Палычев, Хөббулла Раингузин - һәркайсы һөнәри осталыклары ягыннан берничә белгечкә торырлык югары квалификацияле, тәҗрибәле кадрлар. "Коллективтагы мохитка сөенеп бетә алмыйм. Бөтенесен уртага салып, киңәшләшеп эшлибез. Кыен вакытларда хәлгә керә беләләр, әле оешып, тернәкләнеп кенә килгәнне, бүгенге көндә табышка түгел, үсешкә эшләгәнне дә аңлыйлар. Ярты ел эчендә бер йодрык булып укмаштык," - ди ихлас канәгатьләнү белән җитәкче. Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге башлыгы Хәмит Фәйзрахмановка да бик рәхмәтле ул, иң беренче акыллы киңәшен биргән һәм илкүләм программага кереп, финанс ярдәме алырга ярдәм иткән өчен. Ә бүген үз эшен башларга теләгән райондашларга эшмәкәр Илгиз Сәгъдиевнең киңәше шул: сайлап алган эшеңне ахырына кадәр җиткерә алуыңа ышанычың, тырышлык һәм ихтыяр көчең җитәрлек икән, куркып тормаска, тәвәккәлләп тотынырга кирәк. Ә беренче талпыныш ясар өчен иң зур ярдәмне бүгенге көндә хөкүмәт үзе тәкъдим итә. Чыннан да, әлеге программа эшләп торган чакта безнең районда тагын да күбрәк кеше файдаланып өлгерсен иде бу мөмкинлектән. Җиңү өлгерләрне, тәвәккәлләрне ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: џљнђр ясалма гранит