Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Районыбызның хезмәт каһарманы – КамАЗ төзүче Нигъмәтулла Абдуллин

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Чаллыда икенче елын инде үзенчәлекле бәйрәм үтә. КамАЗны һәм шәһәр төзелешен башлап җибәргән йөзләрчә төзүчеләр «Энергетик» мәдәният сараена очрашу кичәсенә җыелалар. Анда чәчләренә чал кергән, күкрәкләре орден-медальләр белән тулы күп кенә таныш затларны очратам.

Әнә тамаша залының урта рәтендә - шәһәрнең һәм КамАЗ заводларының нигез ташын салучы мөхтәрәм шәхесләр, Социалистик Хезмәт Геройлары, атаклы төзүчеләр. Алар арасында Казаклар авылында туган, бүген Кызыл Байрак авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Геройлары Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллинны күрәм. Бригадасы кою заводы нигезләренә беренчеләрдән бетон койган иде. Кышкы зыкы суыкларда да эш туктап тормады, махсус электр җылыткычлар белән бетонны туңдырмыйча, брезент тукымалар белән төреп-карап, комиссиягә тапшыра бардылар. Бригадасы комплекслыга әйләнгәч, зур коллектив тупланды, җитештерүчәнлекне күтәрү ңчен бетонны китерүдә, бушатуда яңа уңай җайланмалар кулланды һәм эш нык алга китте. Ул чакта КамАЗ төзүчеләр арасында «Аз чыгымнар белән тиз һәм яхшы сыйфатлы төзик» дигән башлангычны җәелдерүче нәкъ менә Абдуллин бригадасы булды. Сәхнәдән КамАЗ төзелеше чорында Абдуллиннар хөрмәтенә «Камгэсэнергострой» идарәсе каршында 42 тапкыр Хезмәт Даны флагы күтәрелү хәбәрен ишетеп, зал кул чапты. Тамашачы арасыннан Нигъмәтулла Абдуллин урыныннан торып, ихлас рәхмәтен белдерә.
КамАЗ төзелешенә килгәнче Нигъмәтулла зур хезмәт мәктәбе уза. Әтисе Төхбәтулла агай сугышка кадәр гаиләсе белән Воткинск шәһәренә килеп төпләнә. Хәрби заводта эшли. Нигъмәтулла исә биредә ФЗО тәмамлый, балта остасы һөнәрен үзләштерә, кирпеч заводында эшли, читтән торып машина төзелеше техникумын тәмамлый. Эшне җиренә җиткереп башкаруы өчен хөрмәт итәләр. Әмма туган җир, туган як, КамАЗ төзелеше тынгы бирми. Хатыны Майсәрә белән килешеп (ул да Иске Дөреш кызы), тәвәккәлләп Чаллы төзелешенә күченеп киләләр. Завод нигезләрен салудан тыш, Нигъмәтулла Абдуллин бригадасы торак йортлар, Түбән Кама ГЭСын, «Гигант» совхозының терлекчелек комплексын, дизель двигательләрен ремонтлау заводын һәм башка мөһим объектларны сафка тапшыруда катнаша. Үрнәк эше белән таныла. Бригадир лаеклы ялга чыккач та яраткан эшен ташламады. Алабуга районы «Котловка» һәм Тукай районы Муса Җәлил исемендәге хужалыкларында прораб, машина-трактор парклары төзүгә күп көч куйды. Бүген ул Кызыл Байрак авылында яши. Үз кулы белән буш нигездә йорт һәм каралты-кура салды. Алма бакчасында умарталар тотып, бакчачылык һәм умартачылык белән шөгыльләнгән көне. Капкасы һәрвакыт ачык: киңәшкә, фикерләшергә авылдашлары кереп йөри.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X