Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Картлыкка баш бирми ул

Якшәмбе көнне Оргыды авылында гомер итүче Минкамал апа Арыслангалиева үзенең туган көнен билгеләп үтте.

Авылыбызда эшләп килүче "Сердәш" ветераннар клубы әгъзалары, ветераннар советы рәисе Гөлсинә Гәрәйшина юбилярны котларга бардык.

Минкамал апа бик яшьли әти-әнисеннән ятим калып, иң олы бала буларак үзенең 5 энесе белән сеңлесен дә карап үстергән. Ул яшьли урман да кискән, торф чыгарган, хәтта бер ел шахтада да эшләгән. Аннан хуҗалыкта дуңгыз карый.

Эшчән кызга, әлбәттә, егет күзе төшми калмый. Барый абый Минкамал апага тәкъдим ясап, төп йортка алып кайта. "Мин килен булып төшкәндә төп йортта кияүгә чыкмаган дүрт каен сеңлем дә бар иде әле, аларны да тормышка бирдек", - дип искә ала ул вакытларны.

Реклама

Тату гаиләдә бер-бер артлы биш сабый дөньяга килә. Ләкин бәхетле, пар канатлы тормыш озын гомерле булмый: Барый абый бик яшьли вафат була. Сыңар канат белән итәк тулы нарасыйларын үстереп, башлы-күзле итә ул. Картайган көнендә шуларның рәхмәт-шәфкатендә, игелегендә ак әби.

Минкамал апа - бик шат күңелле кеше. Авыр тормыш юлы үттем дип боегып, узганнарга уфтанып утырмый. 1 апрель көнендә туганга шундый шаян сүзле, шат күңелле инде мин, ди ул үзе турында. Төпчек улы бик зур итеп өр-яңа йорт салып куйды, шул өйнең яме-нуры булып, һәр туган көнгә куанып, илгә-көнгә иминлек теләп, күркәм генә гомер кичерә Минкамал апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран