Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Илдар комбайнчылар династиясеннән

Офыклардан иңгән якты нурга Алтын башак көе кушылды... Күңел сусауларын басар өчен, Яратылган җәннәт шушыдыр...

Шау-шулы шәһәрдән соң, изге авыл туфрагына аяк басуым, әнә шундый шигъри тәлгәшләр тууга этәргеч ясады. Чынлап та, биредә сокланмый мөмкин түгел: алтын башаклар кояш нурларында коена, күбәләкләр яңа көн тууын хәбәр иткәндәй, әйләнгәләп очалар, җил малае да, шаярып, башакларның алтынсу чәчләреннән сыйпый… Ә болытлар... Биредәге гүзәллекне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый, ул искиткеч… Бу хәйран калырдай матурлык кайда соң дисезме, сүзем Сәйдәшев исемендәге хуҗалык басулары хакында.

Иң куандырганы - яшьләрнең олылар белән бер сафта эшләве. Алар җәйнең шушы киеренке чорында комбайнчы ярдәмчеләре булып басуларга чыгалар, ашлык ташучы машина йөртәләр. Әлеге хуҗалык яшьләрне эшкә өйрәтү буенча өлге итеп куярлык. Бу хакта тулырак белү өчен, яшьләр янына киләм.

Реклама

Басуда эшләүче мөлаем егетләребезнең берсе - Минзәлә педагогия көллияте II курс студенты - Илдар Әшрәфуллин. Киләчәктә исәбе - хезмәт укытучысы булу. Башка айларда тырышып белем алса, җәй көннәрендә басуда хезмәт куя. Алдагы елларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, быел исә үзенә "Дон-1500 Б" комбайнын ышанып тапшырганнар. Янәшәсендә тәҗрибәле остазы - әтисе. Егетнең үҗәтлеге, тырышлыгы шаккаттыра. Хәзер яшьләр авылда эш юк дип, шәһәргә таралышалар, ә егетебез исә икенче фикердә: "Мин үземне авылдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Әби-бабамнар, әти-әнием нигез корган җирдә яшисем килә", - ди Илдар. 18 яше тулып кына китсә дә, җиң сызганып, өлкәннәр белән бердәй көч, үҗәтлек куеп эшли. Моның өчен, әлбәттә, яхшы стимул кирәк дип беләм. Ә ул аны түбәндәгечә аңлатты: "Беренчедән, эшкә урнашкач та, җитәкченең нинди мөнәсәбәттә булуына карыйсың, аннан соң коллектив, ул сине үзенә кабул итеп аламы, өченчедән, әлбәттә инде, лаеклы хезмәт хакы бирелү. Шушы өч фактор мине монда эшләргә этәрде һәм мин һөнәремнән бик канәгатьмен" - ди ул. Егетнең комбайнчы булып китүенең сере дә бар икән. Баксаң, ул комбайнчылар династиясеннән. Бу хакта тулырак белү өчен, Илдарның әтисе хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Айдар абый янына киләм: "Айдар Мөнәвирович, әйтегез әле, яшьлегегезгә кире кайтып, башка һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, сез кабат бу юлны сайлар идегезме?"

Айдар абый (көлә): "Юк, һөнәремә һич хыянәт итмәс идем, әниемнән килгән бит ул. Әнием, Әшрәфуллина Саймә Сәгыйдулла кызы бик күп еллар тракторчы, комбайнчы булып эшләде. Сугыш чорында авылда ир-ат халкы калмагач, нишләсен, тимер атка (тракторга) утырырга туры килә. Аның үҗәтлеген, булдыра алганын күргәч, Чаллыга комбайнчылар курсына җибәрәләр, шуннан ул таныклык алып кайта һәм "Коммунар"дан башлап "Сибиряк" комбайннарын сынап, 54 яшенә чаклы иген басуларын иңли. Хәзерге вакытта әниемә 91 яшь, Аллаһы исәнлеген бирсен үзенең. Беренче елларда улым Илдар кебек, комбайнчы ярдәмчесе идем. Аннан армия сафларында булып кайткач, 20 яшемдә үземә комбайн бирделәр. Эшемә килсәк, бик ошый, ошамаса 33 ел буе бу хезмәттә булмас идем. иң зур куанычыбыз - улыбыз безнең һөнәрне сайлады. Димәк, комбайнчы Әшрәфуллиннар династиясе дәвам итә", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак яшьлђр уракта

2
X