Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Хезмәт китергән хөрмәт

Мәләкәс авылында Сабан туе. Кыр батырларын, авыл алдынгыларын данлыйлар. Менә бервакыт гомерләрен терлекчелеккә багышлаган ирле-хатынлы Валентина белән Петр Михайловларны атадылар. Эшчән гаиләне район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән бүләк тапшыру өчен мәйдан уртасына чакырдылар. Берничә дистә еллар фермада сөтен-итен җитештергән әлеге эшсөярләргә Тукай муниципаль районы Советының аппарат җитәкчесе Ә. Наврозова район...

Сабан туе узгач, әлеге гаилә белән очрашу теләге туды. Атна уртасында Мәләкәснең Заречье урамы аша, тигез асфальт юлдан авыл очына килеп чыктык. Урам як бакчада чәчәкләр һәм зәңгәр чыршы үсеп утырган кирпеч йорт каршысына туктыйбыз. Капка келәсен шакылдатуга, этен өрүдән тынычландыра-тынычландыра, йорт хуҗасы Петр Михайлов күренде. Абзар түбәсенә юка гына итеп яшел болын печәне җәелгән, кышка азык әзерлиләр. Болдырда ике яңа чалгы ята. Ишегалдында МТЗ-80 тракторы. Анысы да йөк ташырга әзер. Өйгә керешли үк Петр хуҗалыгы белән таныштырды. Аты, ике сыеры һәм башка кош-корты бар. Хуҗалыгы, шөкер, нык, үз тырышлыгы белән булдырылган. Өстәл янында сүз чыкканда, хатыны Валентина Яковлевна, бергә гомер сөрүләренә 47 ел тулуын әйтә, ире Петр турында: "Нәрсәгә генә тотынса да, менә дигән итеп эшли", - ди.

- Нәни балаларыбызга бишеген дә, уенчыкларын да ясап бирә иде. Хәзерге иркен өебезне улыбыз Валерий белән бергә салды. Үзе ташчы, балта остасы, машина йөртүче, тракторчы, ветфельдшер - һөнәрләрен санап бетерерлек түгел. Бер сәгать тә өйдә утырмый, каралты-кура тирәсендә әле тегесен, әле монысын төзәтә, кора, яңарта, - дип мактады.

Валентина Яковлевна Иске Җирекле кызы. Петр Григорьевич белән ничек танышулары турында сорашам. "Ул армиядән генә кайткан егет, әйбәт гаиләдән, клубтан озата кайтты. Озак йөрешмәдек, миңа 18 яшь тулмаган иде. Тәгъдим ясады да, бергә торып киттек. Шөкер, тату яшәдек, таң белән эшкә чыгып киттек, соң гына кайттык. Мин 34 ел буе сыерлар саудым. Көнгә өчәр тапкыр. Әле басуда чөгендер дә бүлеп бирәләр. Аны утап, сирәкләп, йомшартып үстерә идек, әмма ферма эшен калдырмадык," - диде Валентина түтәй.

Реклама

Каенанасы Аграфена турында да бик җылы фикердә. Аның белән ана белән бала кебек яшәгәннәр. "Без иртүк эшкә чыгып китәбез, ул балаларны карап, тәрбияләп үстерде, кайтуга чәе өстәлдә иде. Бик рәхмәтле әниебезгә. 87 яшенә кадәр безнең белән яшәде. Соңгы юлга үзебез хөрмәтләп озаттык. Урыны оҗмахта булсын кадерле бианамның", - дип искә алды Петрның әнисен хөрмәт белән.

Петр дәдәй Валентина түтәй биш бала тәрбияләп, укытып кеше иткәннәр. Барысы да югары һәм махсус урта белемгә ия. Светлана Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлап, Әлмәт шәһәрендә эшли. Юрий - Яр Чаллы физкультура институтын тәмамлап, шофер булып йөкләр ташый, Валерий Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын бетереп, Бигеш аэропортында эшли, Ирина политехника институтында белем ала. Тормышта шатлыгы-кайгысы янәшә йөри. Михайловлар гаиләсенең дә ишеген кага ул. Чәчәктәй чагында, 22 яшьлек уллары Григорий армиядән хезмәт итеп кайткач, ата-ана йөрәгендә төзәлмәслек яра калдырып, якты дөньядан китеп бара. төрле катлаулы операцияләр кичерсә дә уңайлана алмады, дип офтана әтисе Петр Григорьевич. Әмма адәм башына килгән кайгыны сабырлык белән генә җиңүне яхшы аңлыйлар. Бөтен гомерен туган җирендә, туган авылында үткәргән, җир җылысыннан көч алган, хуҗалыгыбыз ныгысын дип тырышкан, тракторчы, фельдшер, ясалма орлыкландыручы, бригадир һәм ферма мөдире булып эшләгән Петр Григорьевич кайвакыт үзе эшләгән ферма, машина паркы тирәләреннән әйләнеп кайта, ярымҗимерек биналарны, буш бетон мәйданчыкларны күреп йөрәге әрни. Әрәм хезмәтебез дигән шик тә уяна. Әмма тормыш алга бара, шәхси хуҗалыклар ныгый. Михайловлар да терлек асрап яшиләр. Үзләре сауган сөтне дә көн саен җыючыларга сатып торалар. Яңача яшәү рәвеше шулай буладыр инде. Көчең белән җитештергән продукция гаилә бюджетын тулыландырырга, каралты-кураны төзек тотарга ярдәм итә. Менә шундый үз көчләренә таянып эшли торган гаилә ул Михайловлар. Әти-әниләре янында улы Валерий - гаиләсе белән яши. Оныклары Валерия һәм Григорий үсеп киләләр, кулдан килгәнчә әби-бабаларына булышалар.

- Безнең 7 оныгыбыз бар. Нәселебез дәвам итә, - дип сөенәләр Михайловлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђлђкђс авылы терлекчелђр гаилђсе

2
X