Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Булдыклы егет

Айнур кече яшьтән үк әти-әнисенең кул арасына кереп, эшләп үсте. 10 яшьтә әтисез калды, 3 яшьлек игезәк энеләренә ул күз-колак булучы абый булды. Ничек яшәргә, өч сабыйны ничек аякка бастырырга дип бәргәләнгән әнисе Гүзәлиягә дә өлкән бала буларак Айнур һәр эштә булышырга тырышты.

Тормыш үз сынауларын куя-куя дәвам итте. Бу малайлар бүген чын егетләр булып үсеп җиттеләр. Айнур педагогия институтына укырга керде. Әлеге дә баягы әнисенә авырга туры килмәсен дип соңгы ике елын читтән торып укуга күчеп, үзе укыган мәктәпкә укытучы булып кайтты. Айнур бик тә дөрес сайлаган һөнәрен, ул - балаларны, укучылары аны ярата. Ул бүгенге көндә 4 фәннән белем бирә. Ул үткәргән география дәресләрендә балалар илләр гизә, сәяхәт итәләр. Ә укулардан соң ул балалар белән волейбол түгәрәгендә, хоккей кортында шөгыльләнә. Авыл балаларына, ата-аналарына да сөенечле бу. Беренчедән - "балам кая икән", дип аптырам тормыйсың, икенчедән - бала саф һавада уйный, сәламәтлеген ныгыта.

Кызларга да шөгыль тапкан Айнур абыйлары. Алар, 2 төркемгә бүленеп, яна-пешә волейбол уйныйлар. Тырышлыгының нәтиҗәсе дә бар. Нурми Шәрипов призына узган ярышларда безнең мәктәп командасы II урынны алды.

Булганнан бар да була ди, халык. Айнур җир эшенә дә тырыш бала. Язгы чәчүдә, көзге урып-җыюларда механизаторларга үз машинасы белән ашарга илтә, хисапчы булып эшләде. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин да бик рәхмәтле аңа.

Реклама

Айнурның төзелеш эшләренә дә кулы ятып тора икән. Өй эчендәге бөтен эшләрне дә үзе башкарган. Инде игезәк энеләре дә үсеп җитте. Бик тә ярдәмчел, кешелекле, тырыш балалар. Җәйге каникулда алар да тик тормый, амбарда эшлиләр, мәктәп киемнәре алырга үзләре акча юнәтә, әниләренә шул рәвешле ярдәм итәләр.

Айнурның сәхнә осталыгы турында да әйтеп үтәсе килә. Сәхнәгә менсә, мәрхүм әтисе кебек моңлы итеп җыр суза, бии, спектакльләрдә уйный. Авылны яратам, әнине беркайчан да ташламыйм, ди ул. Менә бит нинди мәрхәмәтле балалар бар җир йөзендә. Азып-тузып йөрмәде, укыды, кеше булды, яшь булса да төпле акылы, белеме бар. Без балаларыбызга шундый укытучылар белем бирүенә чын күңелдән куанабыз, аларга яңадан яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айнур

2
X