Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ак әбиләргә рәхмәтле авыл

Безнең Яңа поселогында ак яулыклы, кояштай нурлы йөзле, сабыр, кешелекле, ярдәмчел, изге күңелле әбекәй, авылыбызның абыстае - Фәймә Ситдыйкова яши.

Авылдашлар Коръән ашы уздырса да, мәет озатса да шушы олы җанлы әбекәйгә дәшә. Гомер буе татар теле һәм әдәбияты укыткан мөгаллимәнең моңлы, аһәңле итеп сүрәләр укуында ниндидер тылсымлы, бөек көч бар. 80 яше тулса да картаерга ашыкмый, һаман да авылдашларга ярдәм итү теләге белән яши. Чакырган жиргә бара, карышмый, кемгә ярдәм кирәк, шуңа булыша. Урын өстендә авырып ятучы булган һәр гаиләдә көтеп алынган кунак ул. Алар янына җомга саен килеп догалар укып, тынычландырып, юатып, хәл-әхвәл белешеп китә. Авыру кешегә шул да шифа.

Мин үзем урын өстендә ятучы 91 яшьлек әниемне карыйм. Ул Фәймә әбекәй килсә, бик сөенә, күңелләре күтәрелеп, терелеп киткәндәй була. Күршебездә яшәүче Нәкыя әби дә гаҗәеп кеше. 95 яшендә булса да, подъезд идәннәрен себерә, җилдертеп кибетенә барып кайта. Менә шундый сокланырлык, сөйкемле әбиләр яши безнең Яңа поселогында. Кылган изгелекләре үзләренә савап булып әйләнеп кайтсын. Аларга исәнлек-саулык, гомерләрнең хәерлесен, теләкләрнең изгесен юллыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар