Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үлән дә картая, хуҗалыкларда андый кырлар шактый, дип борчылу белдерә белгечләр

Районда табигый болыннар бик аз. Шулай булгач, хуҗалыклар терлек азыгын чәчеп үстергән күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән әзерлиләр. Аларның уңышы һәм сыйфаты күп төрле факторларга бәйле. Һава шартларыннан тыш, ничә яшьтә булуы да мөһим. Журналист Хәмит Мөхәммәтшин күпьеллык үләннәрнең чәчү әйләнеше һәм югары уңышка ирешү юллары турында район авыл хуҗалыгы һәм...

- Галимҗан Фәтхелбаянович, күпьеллык үләннәр гомуми чәчү мәйданының күпме өлешен били? Бу терлекчелекне азык белән тәэмин итәрлекме?
- Былтыр барлык чәчү мәйданының 21872 гектарын азык культуралары биләде. Бу исә 2012 елга караганда 74 гектарга азрак. Күпьеллык дигәч, кайбер кешеләр үләнне бер кат чәчкәч, озак еллар уңышын җыеп алып була дип уйлыйлар. Әмма бу алай түгел.
- Иң югары уңыш бирә торган чоры кайчан? Белгечләр арасында моңарчы бу сорауга бердәй фикер булмады. Кайбер хуҗалыкларда чыгымнар тотмыйча люцерна җирләреннән бишәр, алтышар ел кыл кыймылдатмыйча гына уңыш алуга өметләнүчеләр бар.
- Күпьеллык үләнне бер урында үстерүнең вакыты күпме?
- Ел саен күпьеллык үлән басуларының торышын тикшереп торабыз. Районда биш ел һәм аннан да күбрәк файдалана торган 3500 гектар үлән чәчүлекләре бар. Бу исә күпьеллык үлән мәйданнарының 33,2 проценты дигән сүз. «Тимерхан» агрофирмасында, «Чаллы яшелчәсе»ндә, Тукай азык-төлек корпорациясендә картайган мәйданнар күләме 382-600 гектарга җитә. Мондый җирләрдә күпьеллыкның исеме генә, аларда чүп үләннәре котырып үсә. Берән-сәрән күренгән люцерна һәм тукранбаштан нинди уңыш көтәсең инде? Шуңа күрә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре күпьеллык үлән игүнең иң кулай вакыты итеп, өч елны саныйлар. Беренче елны чәчкән үсемлек тишелеп, ныгып кына кала. Икенче-өченче еллар иң уңышлысы санала.
Безнең районда люцерна - 5659, тукранбаш - 315, козлятник - 235, эспарцет - 280 гектарда игелә. Саннардан күренгәнчә люцернага зур игътибар бирелә.
- Узган елгы корылыкны үләннәр ничек кичерде? Терлек азыгы нинди күләмдә әзерләнде?
- Югалтулар булмасын һәм сабагы соңарып таякка калмасын өчен үләннәрне тиз, чәчәккә бөреләнү чорында җыеп алу зарур. Узган ел бу мәсьәләгә игътибар бермә-бер артты. 5 июньдә үк печәнгә төштек. Әмма корылык үз мәшәкатьләрен өстәде. Үсемлекләр бөреләнгән чорда коры, эссе һәм җилле һава зур зыян салды, туфракның сөрү катламында тиешле дым запасы нибары 10 миллиметрдан аз калды. Бу исә «Туфрак корылыгы» дигән фәнни төшенчәгә тиң. Шуның аркасында 15 мең гектар чәчү мәйданына зур зыян килде. Корылык күпьеллык үлән басуларын да киптерде. 2012 елда бер шартлы терлеккә 45 центнер азык берәмлеге әзерләсәк, узган елгы бу күрсәткеч 24 центнерга гына калды. Корылыкка картайган үсемлекләрнең тиз бирешүен, аларны икенче кат чабып алуга яраксыз булуын да әйтергә кирәк. Күпьеллык үлән чәчүлекләрен тукландыру өчен тотылган минераль ашламаларны, агротехник чаралар үткәрүне санасаң, йөз меңнәрчә акчаның әрәмгә тотылуын күрербез. Шул сәбәпле күпьеллык үлән чәчүлекләренең яртысы диярлек дүрт елдан артык тотучы хуҗалыкларда печән уңышы ким һәм сыйфаты түбән булды. Шундыйлардан «Тимерхан», «Камский», «Биклән», «Чаллы яшелчәсе», Тукай азык-төлек корпорациясен күрсәтергә була. Ә менә «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы, Сәйдәшев исемендәге, «Гигант», «Ирек», «Ярыш» хуҗалыклары ел саен картайган люцернаны сукалап, чәчеп, яңа чәчү әйләнешенә кертәләр. Шул сәбәпле ел саен люцерн басуларының картаюына юл куелмый. Терлек азыгы мул булгач, продукциясе дә яхшы.
«Ярыш», «Ирек» хуҗалыкларында, гомуми алганда, күпьеллык үлән мәйданнары 1048 гектар, шуның 415 гектары ике еллык, 343 гектары өч еллык. Картайган үлән мәйданнары бик аз. Анысы 20 проценттан артмый. Таблицадан күпьеллык үләннәрдән ничек файдалану тәртибен күрәсез.

Район хуҗалыкларында күпьеллык үлән мәйданнарының торышы

Хуҗалыклар

Күпьеллык үлән мәйданнары

Картайган күпьеллык үләннәр, %

Барлыгы әзерләнгән азык

кулланылыш

вакыты

1

2013 елда чәчелгән

2

3

4

5 һәм аннан да күбрәк ел

Ирек

378

150

150

78

0,0

Эдельбай-Повол.

200

200

0,0

Ярыш

670

100

250

265

0

55

8,2

КФХ Вильданов

1140

100

100

550

100

110

18,4

Сәйдәшев ис.

975

326

350

150

32

18,7

Гигант

1000

300

300

200

100

100

20,0

Тукай азык-төлек корпорациясе

1800

478

350

200

400

382

43,4

Алмаз

536

100

100

100

100

136

44,0

Чаллы яшелчәсе

1130

200

200

200

80

450

46,9

Биклән

400

76

60

65

180

19

49,8

Камский

600

100

100

100

150

150

50,0

«Кама» агрофирмасы

378

112

0

200

28

60,3

«Тимерхан» агрофирмасы

600

0

0

0

0

600

100,0

Район хуҗалыклары буенча

9807

1604

2048

2308

1460

2062

35,9

Башка КФХ

2130

155

1005

668

287

153

20,7

Район буенча

11937

1759

3053

2976

1747

2215

33,2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында