Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җәйге лагерьлар әзерме?

Район хуҗалыкларында малларны җәйләүгә күчерү тәмамланып килә. «Ярыш» хуҗалыгында терлекләр инде бер атна табигатьтә.

Сишәмбе «Р-Агро» хуҗалыгында лагерьга күчтеләр. Калган хуҗалыкларда да әзерлек эшләре тәмамлана. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә комиссия район хуҗалыкларындагы җәйге лагерьларның әзерлеген тикшерде. Ул беренче чиратта саву җиһазлары, сөт суыту савытлары, кардаларда салам, су эчү җайланмалары булу-булмавына, көтүлекләрдә көтүчеләр санына, санитар нормалар үтәлешенә, ветеринария хезмәте күрсәтү, ясалма орлыкландыру пунктлары торышына игътибар иттеләр. Иң яхшы җәйләү кайсы хуҗалыкта, ә кемгә кимчелекләрне бетерергә кирәк – киләсе санда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев