Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уракта кем ничек эшли?

Бу кояшлы көннәрдә районыбыз игенчеләре уракның темпларын бермә-бер тизләтте. Кайсы гына хуҗалыкның басуына, ындыр табагына күз салма, олысы-кечесе бер йодрыкка тупланып, алны-ялны белмичә эшли. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 июльгә район басуларында 46242 гектардагы бөртеклеләрнең 15085 гектары теземнәргә салынган, 13514 гектары, ягъни 29 проценты суктырылган,...

Уракны әйдәп баручы хуҗалыклардан "Камский" ҖК - 720 гектарның 65 процентында, "Гигант" ҖЧҖ - 1010 гектарның 61 процентында, "Вилданов" КФХ - 1212 гектарның 59 процентында, игеннәрне суктырып алдылар. Бүгенге көндә гектардан иң югары уңышны, "Гигант", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Алмаз", "Камская Нива", "Камский", Сәйдәшев исемендәге, "Чаллы яшелчәсе", "Ярыш" хуҗалыклары җыя. Барлык хуҗалыклар да арыш, көзге бодай, борчак, вика, солы басуларында урып-җыюны төгәлләп, арпага күчтеләр. "Чаллы яшелчәсе", "Гигант" хуҗалыклары, "Вилданов" КФХ кебек өлгерләр әлеге культураны җыеп та алдылар. Сәйдәшев исемендәге, "Гигант", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Алмаз" хуҗалыклары, "Вилданов" КФХ игенчеләре көзге бодай уңышын да кыска срокларда җыеп амбарларга урнаштырдылар. Гектарның уртача чыгышы да куанычлы - 21,7-32,9 центнер. Бүгенге көнгә урып-җыюның темплары уртача район күрсәткеченнән (29 проц) сүлпән булган хуҗалыкларга - "Ирек" (3 проц), "Тимерхан" агрофирмасы (12 проц), "Кама" агрофирмасы (26 процентында) - тизлекне бермә-бер арттыру зарурлыгы турында вакыт кисәтә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак