Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тырышларга эш карышмый

Ерактагы басуга уракчылар янына барышлый "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Зөфәр Фәрвәй улы берьеллык үлән уручы "КСК-100" комбайны эшен карады. Сыйфаты әйбәт, басу чиста, бер бөртек үлән коелган урын күрмәссең.

- Пөхтәлек ярата. Ел саен малларны туклыклы азык белән тәэмин итә, - дип, рәис механизаторны мактап алды. - Газета битендә язып чыгарга лаеклы ул, - дип тә өстәде.

Алдынгы механизаторның техникасы белән басу түреннән килүен көтеп алдык. Зөфәр Мифтахов аңа олылап "Мөфәззәл Әгъзамович" дип эндәшә. Эшнең барышы белән якыннан танышканнан соң, әлеге арпа, вика-борчак, солы катнашмалы кишәрлекне төгәлләүгә, малларга өстәмә азык өчен күрше басудагы күпьеллык үлән чабуны оештырырга кушты.

Мөфәззәл үзе Башкортстанның Аскын районы, Вимеш авылыннан икән. 40 елга якын иген үстерә. Күмәк хуҗалык таркалгач, туган авылында эш бетә. Шундый көннәрнең берсендә аларның авылына урып-җыюга төшәр алдыннан "Татарстан" хуҗалыгының яңа рәисе Зөфәр Мифтахов килеп чыга. Мөфәззәлне игеннәрне урып-җыю чорына ярдәм итәргә үз хуҗалыгына кыстый. Эш шартлары һәм түләү тәртибе турында сөйләшкәч, Мөфәззәл риза була.Шул көннәрдә кабул иткән карарына, шушы хуҗалыкка күченеп килүенә һич тә үкенми. "КСК-100" комбайнында эшләгән 18 елның алтысын "Алмаз" хуҗалыгында, - ди ул, тыйнак кына елмаеп. - Өч тапкыр ашаталар. Тору урыным да әйбәт".

- Ел саен басудан 3-3,5 мең тонна яшел азык озата. Техникасы төзек. Эшкә күңеле белән бирелгән кеше. Мондый эшчегә үзебез дә кулган килгәнчә булышлык итәбез, - диде Зөфәр Фәрвәй улы һәм бер вакыйганы искә төшерде. Берничә ел элек Мөфәззәл Әбраровның төп йорты һәм мөлкәте янып көлгә әйләнә. Әлеге хәбәрне ишетү белән Зөфәр Мифтахов ярдәмгә ашыга. Ишегалдында нишләргә белми аптырап утырган гаилә башлыгы Мөфәззәлдән нинди ярдәм кирәк, дип сорый. Менә башлангыч эш өчен дип, төргәге белән акча тапшыра, берәр атнадан бурасын буратып та китерә. Шулай уртак тырышлык белән механизатор М. Әбраров гаиләсе белән кышка яңа йортка күченә. Гаилә өстенә килгән афәтне җиңәргә булышкан рәиснең игелекле ярдәмен һич онытасы юк. Шуңа күрә тырышлыгын кызганмыйча, осталыгын һәм күңелен куеп эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында авыл хуќалыгы терлек азыгы ђзерлђњ