Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кышлату чоры даими игътибар сорый

Фермада терлекләрне кышлату чоры башланды. Көзге һәм салкын кышкы көннәрдә терлекләрне балансланган рацион белән ашату бик мөһим. Моның өчен һәр хуҗалыкта терлек азыгы җитәрлек. Кайбер хуҗалыклар сыерларның сөт бирүенә карап, азыкны микро һәм макро элементлар, туклыклы өстәмәләр белән баетып, ашатуның өстенлеген күрәләр. Барда, патока кайтарып бирүне җайга салдылар, Зәй шикәр...

Фермада терлекләрне кышлату чоры башланды. Көзге һәм салкын кышкы көннәрдә терлекләрне балансланган рацион белән ашату бик мөһим. Моның өчен һәр хуҗалыкта терлек азыгы җитәрлек. Кайбер хуҗалыклар сыерларның сөт бирүенә карап, азыкны микро һәм макро элементлар, туклыклы өстәмәләр белән баетып, ашатуның өстенлеген күрәләр. Барда, патока кайтарып бирүне җайга салдылар, Зәй шикәр заводыннан шикәр чөгендере түбен салып ашаталар. Моның уңай нәтиҗәләре күренә.
Сәйдәшев исемендәге, «Биклән» хуҗалыклары, «Вилданов» КФХ, "Тукай азык- төлек корпорациясе" кышлатуны уңышлы башлап җибәрделәр. Узган елның шушы вакытына карата сөт җитештерүне арттыруга, аның сыйфатын яхшыртуга ирештеләр. Әмма район буенча 24 октябрьгә, узган елның шул көне белән чагыштырганда, 10 мең килограммнан артык сөт ким җитештерелә. Бу мәсьәләдә «Камский», «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», «Ирек» хуҗалыклары белгечләренең тиешенчә эшләп бетермәүләрен әйтәсе килә.
Мәгълүм булганча, югары сыйфатлы сөткә бәяләр артты. Бу исә көзен һәм кышын сөт җитештерүне киметмичә эшләү өчен мөһим чара. Шунлыктан сөт җитештерү, аның сыйфаты, сыерлардан бозау алу һәм тәрбияләп үстерү зооветеринария белгечләренең көндәлек игътибарында торсын иде, дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипова.
(Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.24 октябрьгә)

Хуҗалыкның исеме

Җитештерү, кг

Бер сыерга, кг

Сатылган, цн

Товарл.

тулаем савым

2012 ел б-н. чаг.

2013 ел

2012 ел б-н. чаг.

барлыгы тапш.

бер сыерга, кг

2013

Чаллы яшелчәсе

6700

-1200

11,2

-2,0

67

11,2

100

Гигант

9200

-472

13,9

-0,7

88

13,3

96

Камский

3140

-2760

9,0

-7,9

29

8,3

92

Алмаз

5799

-201

13,5

-0,5

56

13,0

97

Вилданов

2740

434

7,6

1,2

25

6,9

91

Азык-төл. кор.

11318

463

9,0

0,4

107

8,5

95

Биклән

5000

900

13,2

2,4

49

12,9

98

Ярыш

2588

-1022

7,2

-2,8

24

6,7

93

Сәйдәшев ис.

9600

300

16,8

-0,1

96

16,8

100

Ирек

1317

-1063

7,7

-6,3

13

7,6

99

Мәләкәс

0

-550

0,0

0,0

0

Калган КФ

4507

-2243

0,0

0,0

45

Район буенча

61909

-10014

11,0

-2,1

781

10,6

97

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек авыл хуќалыгы

2
X