Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайда, күпме сөт савалар?

Көтүлекләрдә яшел үләннең мул чагы. Сыерларны тәүлек буе көткәндә, аларны саву вакытында өстәмә тукландырганда, сөт җитештерү көн саен сизелерлек арта.

Савучыларыбыз узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, һәр сыердан бер килограмм сөтне артык савалар. Ә район буенча уртача савым 14,2 килограмм тәшкил итә. "Ирек", "Камский", "Гигант", Сәйдәшев исемендәге хуҗалык савучылары исә бер сыердан көнлек савымны 18,2-16,4әр килограммга җиткерделәр. Уртача район күрсәткеченә ирешү өчен, "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Ярыш", "Вилданов" КФХ, "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасы терлекчелекләренә тырышлыкны арттырасы бар. Узган елга караганда сөтне артыграк җитештерсәләр дә, җәйнең мөмкинлекләреннән тулы файдаланмыйлар әле. Малларны, көтүдән кайткач, туклыклы өстәмәләр кушылган азык белән тукландыру җитешми, су һәм тоз белән тәэмин итүгә дә игътибарны киметмәскә кирәк.

Реклама

Җәен сөтне мул итеп җитештерүне тоткарлаучы сәбәпләргә урын калмасын, белгечләр һәм терлекчеләр табигатьнең җәйге мөмкинлекләреннән тулы файдалансыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек

2
X