Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайда, күпме сөт савалар?

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 28 августка районда барлыгы 81391 килограмм сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул көне белән чагыштырганда, 25 килограммга күбрәк.

Җәйге муллык чорының барлык мөмкинлекләрен тулысынча файдаланып, көтүдән кайткач та, маллар алдыннан яшел массаны өзмичә, азыкны да тиешенчә баланслап, төрләндереп ашаткан хуҗалыкларда сөтне дә күпләп җитештерәләр, реализацияләнә торган продукциянең дә товарлылыгы югары. Әйтик, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, тулай савымны "Чаллы яшелчәсе" - 1350, "Камский" ҖК - 715, "Биклән" һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар 250шәр килограммга арттырдылар. Райондагы шактый хуҗалыкларда һәр сыердан тәүлеклек савым узган елгы дәрәҗәдә. Иң югары күрсәткеч "Гигант", "Камский", "Ирек", Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда - бер сыердан тәүлегенә уртача 19,2-17,7 килограмм сөт савып алалар. Иң күп сөт савучы хуҗалыкларда продукциянең товарлылыгын да 96-100 проценттан киметмиләр. Шул ук вакытта җәйге мул сөт чорының кулай форсатын кулдан ычкындырган "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгында тулай савымның - 530, "Тукай азык-төлек корпорациясе"ндә 470 килограммга кимүенә юл куйдылар. Әлеге хуҗалыкларда һәр сыердан уртача тәүлеклек савым да 10,1 килограммнан артмый. Белгечләр фикеренчә, бу - малларны җәйге чорда асрауга җитәрлек игътибар бирелмәү, көтүне тиешенчә оештырмау, күп сөт бирә торган сыерларны аерым рацион нигезендә ашатмау, гомумән, җәйге мул сөт чорының мөмкинлекләрен тулысынча файдаланмау нәтиҗәсе. "Камская Нива" хуҗалыгындагы зур минус (2870 кг) исә сөтчелек тармагын бетерү, ит токымлы таналар үстерүгә юнәлеш тоту белән аңлатыла. Ничек аңлатсаң да, районның гомуми күрсәткечендә тискәре яктан чагылыш таба әлеге саннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек