Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайда, күпме сөт савалар?

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 28 февральгә районда 66129 килограмм сөт җитештерелде. Бу узган елның шушы көненә караганда, 1613 килограммга күбрәк.

"Чаллы яшелчәсе", "Алмаз" хуҗалыклары сөтне узган елның шушы көне белән чагыштырганда 1386-1946 килограммга арттыруга ирештеләр. "Гигант", "Камский", "Биклән", "Ярыш"та да көнлек савым арта бара, көн саен 200, 180, 170, 80 килограмм сөтне күбрәк савалар. Әмма азык җитәрлек булуга карамастан, Тукай азык-төлек корпорациясе, "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгы сөтне 1806-65 килограмм кимрәк җитештерә. Сәбәп нәрсәдә? Белгечләр әйтүенчә, бу хуҗалыкларда һәр малга тиешле игътибар юк, күп сөт бирә торган сыерларны аерым рацион нигезендә өстәмә азык белән тукландыру юньләп оештырылмаган. Шул сәбәпле, һәр сыердан көнлек савым 7,8-5,6 килограммнан артмый. Бу исә уртача район күрсәткеченнән (11,4 кг) күпкә ким.

Көннәр язга авыша. Фермаларда сыерлар күпләп бозаулый торган чак. Сөтбикәләрне яхшы тәрбияләп, "Делаваль" арбасында болгатылган азыкны туклыклы өстәмәләр белән баетып биргәндә, сөтне тагын да арттырырга мөмкинлек зур. Зооветеринария белгечләренә һәм терлекчеләргә шул юнәлештә эшләү таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сљт