Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Гигант”та язгы чәчүнең илле проценты төгәлләнде

Җаваплылыгы чикләнгән "Гигант" җәмгыяте язгы чәчүгә атна башында төште. Планлаштырылган эшләрнең бүгенге көнгә яртысы төгәлләнгән.

Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамовтан пәнжешәмбе көнгә алынган мәгълүматлар буенча, игенчеләр иртә өлгерә торган бөртекле культуралардан арпа чәчүне тәмамлаганнар, солының да соңгы гектарларына керешкәннәр. Бу культураларның гомуми мәйданы 400 гектарны тәшкил итә. Хуҗалык басуларында шулай ук язгы бодай чәчү башланган. Пәнҗешәмбе көнгә орлык 150 гектар мәйданга кертелгән.

Мал азыгы өчен үстерелә торган культураларга килгәндә исә, 100 гектарда берьеллык үлән чәчелгән, эш әле дәвам итә. Орлык белән бергә җир тукландырылып та бара. Катлаулы ашлама һәр гектарга 120 килограмм исәбеннән кертелә.

"Гигант" басуларында бүген чәчүдә дүрт агрегат эшли. Дүрт агрегат культивация ясый, ике агрегат катоклап бара. Ике машина басуга ашлама, дүрт машина орлык ташып тора. Көннәр уңай торганда өзеклекләр тудырмаска тырышып эшлиләр гигантлылар.

Хуҗалыкның алыштыргысыз механизаторлары Фарис Мингалиев, Алексей Ширчиков һәм Сергей Черпаков язгы кыр эшләренең беренче көннәреннән үк басуда. Без фотога төшергән көнне, узган шимбәдә, алар тырмалауда иделәр. "Эшләренә тел-теш тидерерлек түгел. Тәжрибәле игенчеләр, кыскасы, булган егетләр. Рәхмәт аларга", - ди хуҗалык җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы язгы чђчњ язгы кыр эшлђре