Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эш темпын арттырыйк

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 майга хуҗалыкларда кыр эшләре бөтен мәйданда киң җәелде. Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруны күп хуҗалыклар төгәлләделәр. Районда 8000 гектарда уҗым, 10500 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылды. Бу планда каралганның 69 һәм 86 проценты. Әлеге агротехник чараны Сәйдәшев исемендәге, "Ярыш", "Биклән", "Камский",...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 майга хуҗалыкларда кыр эшләре бөтен мәйданда киң җәелде. Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруны күп хуҗалыклар төгәлләделәр. Районда 8000 гектарда уҗым, 10500 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылды. Бу планда каралганның 69 һәм 86 проценты. Әлеге агротехник чараны Сәйдәшев исемендәге, "Ярыш", "Биклән", "Камский", "Гигант", "Алмаз" хуҗалыклары зур оешканлык белән үткәрделәр.

Язгы һәр көннең кадерен белеп, хуҗалыклар бөртекле иртә культуралар чәчүне уңышлы алып баралар. Чәчүдә көн саен 59 агрегат катнаша, шуларның 13е заманча чәчү комплекслары. 3 майга районда чәчелгән барлык 15565 гектарның яртысы диярлек чәчү комплекслары белән башкарылды. "Камская Нива" хуҗалыгында "Амазоне" чәчү комплекслары белән идарә итүче механизаторлар Фәнис Гатин һәм Айрат Исрафилов көн саен 65 гектардан артык арпа чәчәләр. Алар икесенә 500 гектардан артык сабан культуралары чәчтеләр инде. Хуҗалыкта барлыгы 1269 гектар чәчү үткәрелде. Көн саен биредә 349 гектар арпа чәчелә. Эш шушы темпта барганда, игенчеләр майның икенче ункөнлегенә бөртекле иртә культуралар чәчүне төгәлләүне бурыч итеп куялар.

"Чаллы яшелчәсе", "Гигант", Тукай азык-төлек корпорациясе, "Вилданов" КФХ механизаторлары сабан бодае чәчә башладылар. "Чаллы яшелчәсе", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Алмаз" игенчеләре иртә сабан культуралары чәчүне 81-68 процентка үтәп, бу эшне Җиңү бәйрәме көненә төгәлләргә ниятли. "Алмаз" хуҗалыгыннан куәтле ДТ-75 тракторларын иярләгән Муфазан Авроров, Александр Сигвинцевларның чәчүдә көнлек норманы югары сыйфатлы итеп күпкә арттырып үтәүләрен әйттеләр. Югары уңышка нигез бүген салына, дип хәбәр иттеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чђчњ язгы кыр эшлђре