Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чәчүне тәмамлыйбыз

Бу көннәрдә һава торышының уңай булуы игенчеләргә чәчү темпларын арттырырга мөмкинлек бирде.

Май бәйрәмнәрендә район механизаторлары тулы куәткә эшләде, ике сменада 63 агрегат чәчү башкарды. Бер тәүлек эчендә җитештерүчәнлек 4 мең гектарга кадәр җитте. Мондый комплекслы эшнең нәтиҗәсе дә бар. Бүген чәчү 34,5 мең гектарда башкарылды, бу планның 65 процентын тәшкил итә. 24 мең гектар мәйданда арпа, бодай, борчак, солы кебек сабан культуралары, 7 мең гектарда берьеллык үләннәр чәчелде. «Ярыш» хуҗалыгы механизаторлары бөртеклеләрне чәчеп бетерде, хәзер хуҗалык басуларында азык культуралары чәчелә. «Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен чәчү эшләре тәмамланды, быел ул 3,4 мең гектар мәйданны били. 
Район кырларында эш актив рәвештә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов сүзләренчә, чәчү кампаниясен бер атна эчендә төгәлләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ә сабан чәчүе тагын дүрт көн барыр дип көтелә. 
Кояш туфракны җылыта. Кырларда беренче үсентеләр – арпа, солы шытымнары күренде. Басуларда шулай ук уҗымнарны чүп үләннәреннән саклау өчен гербицидлар белән эшкәртү башланды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X