Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бүген игътибар үзәгендә – чәчүлекләрне карау

Авылда бер генә эшне дә кичектереп булмый. Игеннәр матур тишелеп чыгуга, көннәр эссе торганлыктан, сусыл яшел кыяклар арасында корткыч бөҗәкләр күренә башлады.

Игеннәрне карап, корткычларны тиз арада бетерү өчен, иртәсен-кичен бөркәгеч агрегатларны эшкә җигү сорала. Басуның бер башында кояш чыкканда бөркәгечләр эш башласа, икенче ягында терлек азыгы культуралары чәчүче игенчеләрнең авазлары ишетелә. Безнең килүебез Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең Мерәс бригадасы механизаторларының кызган эш вакытына туры килде. Алар, сабан ашлыгын чәчүне төгәлләп, кукуруз һәм башка соңгы культураларны чәчүгә тотынганнар. Шул чагында терлек азыгы өчен люцерна чәчүче бер төркем механизаторларны һәм чәчүләрне фоторәсемгә төшереп алдык. Менә ул кыр батырлары: беренче рәттә (сулдан уңга) - Илназ Зәйнуллин, баш агроном Илдар Мөхәммәдиев, Радик Левин, икенче рәттә - Александр Щербаков, Рафил Бәхтияров, Айбек Гулимов, Шамил Зәйнуллин, Рамил Булатов. Уңган игенчеләр тырыш хезмәте белән ике мең гектардан артык мәйданда иртә сабан культуралары үзвакытында урнаштырылды. Бүген районыбыз игенчеләре басуларда кукуруз, рапс культуралары чәчәләр, бәрәңге утырталар, игеннәрне карыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игеннђр