Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы министры язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясады 

Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министы Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә нәтиҗә ясады. Быел республика буенча барлык чәчүлек мәйдан 2,8 миллион гектарны тәшкил иткән.

Шуның 1,5 миллион гектары – бөртекле культураларга, 330 меңе – техник культураларга, 920 меңе – азык культураларына, 7,9 мең гектары бәрәңге һәм яшелчәләргә бирелгән. Аннары министр авыл хуҗалыгы өчен бүген иң актуаль мәсьәләгә – кышкы чорга терлек азыгы әзерләүгә тукталды. Бу эшнең республикада 3-5 көнгә тоткарлануын билгеләп үтте Марат Әхмәтов, моны май аенда һава температурасының нормадан түбән булуы белән бәйләде. 5 июньнән 15 июньгә кадәр күпьеллык үләннәрдә кератинның һәм аксымның иң югары чоры булуын һәм шушы вакыт аралыгында ничек тә азык эзерләүгә керешү мөһимлеген ассызыклады. Июнь аеның беренче яртысы салкын килсә дә, икенче яртысының җылы буласын фаразлыйлар. Безнең район хуҗалыкларына килгәндә, белгечләр терлек азыгы әзерләргә икенче атнага чыгарбыз дип ниятлиләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре авыл хуҗалыгы Тукай районы Марат Әхмәтов