Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алмазлылар яфраказыкны мулдан туплады

"Алмаз" хуҗалыгында яфраказыкны быел да мулдан әзерләделәр. Әлеге төр азыкның кышкылыкта яшь маллар өчен алыштыргысыз витамин икәнлеген авыл кешесенә аңлатып торуның кирәге юк. Ә инде лаеклы ялдагы ветераннарның бу эштә башлап йөрүләре күркәм традициягә әйләнеп бара.

Гомере буе шушы хуҗалыкта электр белән эретеп ябыштыручы хезмәтен башкарган Василий Третьяк та, озак еллар ындыр табагында эшләп лаеклы ялга чыккан Шәмсия апа Вәлиуллина да киеренке эшләр вакытында бик теләп ярдәмгә киләләр. Быел да ямьле июнь көннәрендә, имән, юкә, өрәңге яфракларының яшь, сусыл чагын туры китереп, яфраказык эзерләргә җыелдылар. Авыл җирлеге, бухгалтерия хезмәткәрләре, ындыр табагы эшчеләре Наталья Самойлова, Зилә Яруллина һәм Галина Әхмәтвәлиевалар белән шау-гөр килеп Ташкичү урманы аланында себерке бәйләделәр. Тау-тау өелгән яфраказык хуш исенә хозурланып эшләгән көннәрнең истәлеге итеп фоторәсемгә дә төштеләр. Барлыгы 62 тонна себерке әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар яфраказык