Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы Сиринә Шакированы 75 яшьлеге белән котлый!

30 мая 2018, 10:00

786

0

0

Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы озак еллар мәктәптә химия-биология укытучысы булып эшләгән Сиринә Фәррах кызы Шакированы 75 яшьлек матур юбилее белән ихлас тәбрик итә. 
Хөрмәтле Сиринә Фәрраховна! Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Табигатьнең иң матур мизгелендә тугангадыр, сез һәрвакыт якты йөзле, юмарт, ачык күңелле. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган укытучы хезмәтен бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкардыгыз. Хезмәт коллективында олы хөрмәт казандыгыз, авылыбызда абруегыз зур, сезне ихтирам итәләр, киңәш сорыйлар.
Авырлыкларга бирешмисез, сабыр да сез, түзем дә. Киләчәк гомерегездә сәламәтлектә, тынычлыкта, иминлектә яшәвегезне телибез. Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле тормыш, рух ныклыгы, уңышлар насыйп булсын. 

Сезнең гомер ямьле җәйгә охшаш:
Күңел җылысын бүләк итәсез.
Бары бәхет, сөенечләр генә
Алып килсен һәрбер иртәгез. 
Үлчәнмәгән сездә рухи ныклык,
Ташып тора җанда егәрлек.
Бирсен Аллаһ сезгә ныклы саулык
Гомер тауларына менәрлек. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев