Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Теләнче Тамак авылыннан Ришат Насыйбуллинны 65 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

25 июля 2018, 10:00

807

0

0

Теләнче Тамак авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Ришат Кашафетдин улы Насыйбуллинны чын күңелдән гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. 

Кадерлебез! Шушы кечкенә генә котлавыбыздан күңел җылыбызны тойсаң, аңласаң иде. Син безнең бик тә якын, кадерле, газиз кешебез. Сабыр, тыныч холыклы булсаң да, зирәк акылың белән тормыш дулкыннарын айкап, җиренә җиткереп яшисең.
Әтиебез гомер буе торак-коммуналь тармакта машина йөртүче булып эшләде, коллективта хөрмәтле кеше булды. Лаеклы ялга чыккач та эшсез тора алмый – бүген авыл мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшли. Хезмәтеннән тәм табып, кешеләрне, тормышны яратып яши. 
Кадерлебез, син гаиләм, тормыш иптәшем, балаларым дип өзелеп торасың, вакытыңны да, көчеңне дә кызганмыйсың, син безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. 
Әтиебез, киләчәктә дә газиз әниебез белән тигезлектә, безгә алтын киңәшләреңне биреп, нигезебез хуҗасы булып, саулыкта-сәламәтлектә озак яшәсәң иде әле. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, әниебез белән пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп гомер итегез, йортыбыз тәрәзләрендә мәңге ут сүнмәсен иде.

Иң матур теләкләр белән улың Илшат, киленең Айгөл, оныкларың Азамат, Азалия. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев