Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәсимә Әхмәтшинаны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

05 октября 2018, 08:00

588

0

0

Таулык авылында яшәүче кадерле әниебез Рәсимә Җиһангир кызы Әхмәтшинага 4 октябрьдә 80 яшь тулды. Аны әлеге күркәм бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Газизебез безнең! Тормыш йомгагы сүтелә дә сүтелә бара. 80 ел элек дөньяга килгәнсең, балачагың аяусыз сугыш елларына туры килгән, үсмер вакытыңда авырлыкларны күп күрергә туры килгән. Шуңа да тормышта сынмас-сыгылмас, авырлыклар алдында баш имәс, горур булып яшәдең.
Әтиебез Рәиф белән безне – өч кызыгызны үстереп олы тормыш юлына чыгардыгыз. Бүген барыбыз да гаиләле. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа, әниебез! Оныкларың, оныкчыкларың синең өчен өзелеп тора. Кайткан саен ачык йөз, тәмле тел белән каршы аласың, өстәлең һәрчак нигъмәтләрдән сыгылып тора.
Әниебез! Киләчәктә дә бу муллык, бөтенлек, күңел тынычлыгы югалмасын, гел шулай әтиебез белән бергәләп без балаларыңны көтеп алырга язсын. Әтиебез белән тигезлектә, бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып, исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп булсын. Сиңа алдагы көннәреңдә бәхетле картлык телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелеңне яктыртып торсын. Һәр көнең бәхет-шатлык, куанычларга бай булсын.

Сине яратып кызларың Җәүһәрия, Энҗе, Гүзәлия, кияүләрең Зөфәр, Рөстәм, Рафис, оныкларың, оныкчыкларың. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев