Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәзирә Әхмәтованы 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

06 марта 2019, 09:30

809

0

0

Иректаң авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Нәзирә Габдерәфыйк кызы Әхмәтова бүген гомер бәйрәмен – 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Газизебез! Син безнең олы җанлы, киң күңелле кешебез, тормышта таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Әтиебез белән бергәләп өч балагызны кадерләп үстердегез, олы тормыш юлына чыгардыгыз, гаделлеккә, кыенлыклар алдында югалып калмаска өйрәттегез. Син һаман да яшь кызлардай җитез, тормыш сөючән, уңган, тырыш, гадел, сабыр канатлы. Күңелең матурлыгын борма-борма аккан гомер елгалары да юа алмаган. Кояштай илаһи бер нур чәчеп торган әниебезне күрергә күңел ашкынып, сагынып тора. Кайтсак, өстәл тулы сый-нигъмәт, ачык йөз, изге теләк. Синең безгә кылган изгелекләреңне бернинди бизмәннәр дә үлчи алмас. 
Изге теләкләре, хәер-фатихалары белән безгә һәрчак туры юл күрсәткән мәрхәмәтле әниебезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек, әтиебез белән бергәләп, тигез тормышта, без балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен телибез. 

Әни диеп әйтүләре
Җан рәхәте, җан сихәте.
Барыбызны шатландырып,
Йөз яшькә кадәр яшәче.

Иң изге теләкләр белән улың Илшат, киленең Лилия, оныкларың Инсаф, Инзилә, яшь киленең Алинә, оныкчыгың Кәрим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев