Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ләйсән Җамалиеваны 50 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

23 октября 2019, 12:20

542

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак мәктәбе хезмәт коллективы озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Ләйсән Флүр кызы Җамалиеваны күркәм бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Ләйсән Флүровна! Сез намуслы хезмәт белән матур тормыш юлы үтәсез. Киң күңелле, тынгысыз, туры сүзле, таләпчән укытучы Сез. Коллективыбызда тырыш һәм намуслы хезмәтегез, балаларны чын күңелдән яратуыгыз белән укытучылар һәм укучылар күңелен яуладыгыз.
Шушы бәйрәмегез уңаеннан без Сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Тормышыгызны иминлектә, сау-
сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыгызның, якыннарыгызның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер итәргә насыйп булсын. Елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калыгыз. Кешеләргә кирәкле булып, аларның рәхмәтенә коенып яшәгез дә яшәгез әле. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев