Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәнис Абдуллинны 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

17 мая 2019, 10:05

800

0

0

Казаклар авылында яшәүче Фәнис Нәкыйп улы Абдуллинның гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее. Киң күңелле, олы җанлы, дөньядагы иң газиз кешебез! Олы бәйрәмең белән котлап, сиңа иң матур теләкләребезне җиткерәбез.
Кадерлебез, бүген син төп нигезнең, туган йортның учагын сүндерми яшисең. Һәркайсыбызны якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың. Туганнарыңа, дус-ишләреңә, авыл халкына игелек кылып, саваплы эш башкарасың. Барыбыз өчен дә җан атып, ярдәм кулы сузарга тырышасың. Елларга баш бирмисең, һаман да шундый ук тынгысыз син. Кулларың алтын, үсеп килүче буынга тәҗрибәле киңәшче.
Газизебез! Киләчәктә дә безнең таяныч, әниебез белән бер-берегезгә терәк, сау-сәламәт булып, иминлектә яшәргә язсын. Һәрвакыт шундый ук елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып кал. 

Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Сине яратып, тормыш иптәшең Роза, кызларың Эльвира, Эльвина, оныкларың Мальвина белән Эмин. Теләкләребезгә барык туганнар кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X