Котлыйбыз!
Район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу урта мәктәбе коллективы 1 июнь көнне 50 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтүче Зилә Мирзаһит кызы Низамованы ихлас күңелдән тәбрик итә.
Хөрмәтле Зилә Мирзаһитовна! Сез үтә дә матур вакытта - табигатьнең, тереклекнең уянган, яшелләккә күмелгән чорында тугансыз. Бөтен көчегезне балаларны белемле итүгә багышлаган зат буларак, эчкерсез, ихлас, тырыш булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз.
Сезгә гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын, сәламәтлекнең ныклысын телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Гаилә иминлеге, балалар игеле күреп яшәргә язсын.
1 июнь көнне Иске Абдул авылында гомер итүче кадерле кешебез Сәрия Наил кызы Әхмәтҗанова 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан чыккан иң изге теләкләребезне кабул итеп ал.
Кадерлебез безнең! Бүгенге илаһи бәйрәмең барыбыз өчен дә куанычлы. Без якыннарыңа биргән җылылык, наз алсу аяз иртәләргә тиң. Киләчәктә дә безнең терәгебез, куанычыбыз булып, пар канатың Рөстәм белән, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, озын-озак яшәргә насыйп итсен. Син җир йөзендә иң саваплы, иң тырыш, иң мәрхәмәтле җанлы кешеләрнең берседер. Гаҗәеп кунакчыл, киң күңелле, эчкерсез, кече күңелле, сабыр табигатең барчабызны да үзенә тартып тора.
Газизебез! Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, мәрхәмәтлелегең өчен мең рәхмәт. Сиңа сәламәтлек, алсу иртәле имин көннәр, озын гомер телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы булсын.
Сине чиксез яратып, иң пакь теләкләр белән сеңлең Фәйрүзә, киявең Илгиз, балалар Эльвир һәм Ильмир. Шул теләкләргә әниең Фәгыймә дә кушыла.
Нет комментариев