Иске Абдул авылында яшәүче Рәфкать Тәхәветдин улы Нуриевны тулган көне белән котлыйбыз!
17 февральдә Иске Абдул авылында туып-үскән, хәзерге вакытта да шунда гомер итүче кадерле әтиебез Рәфкать Тәхәветдин улы Нуриев үзенең 93 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан чыккан изге теләкләребезне кабул итеп ал.
Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтиебез гомер буе колхозда хезмәт куеп, хәзерге көндә илгә-көнгә изге теләкләр теләп, мәрхүмә әниебезне догадан калдырмыйча, балаларының һәм оныкларының уңышларына куанып яши.
Әтиебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Безне сөендереп, игътибар һәм ихтирамга күмелеп, Ходай биргән гомерне саулык-сәламәтлеккә тиенеп яшәргә насыйп итсен.
Иң изге, матур теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Нурия.
Нет комментариев