Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зөлфия Галимҗан кызы Гыйльфанованы 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

16 февраля 2018, 07:20

596

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Иске Абдул урта мәктәбе коллективы мәктәпнең математика укытучысы Зөлфия Галимҗан кызы Гыйльфанованы 55 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән тәбрик итә.

Хөрмәтле Зөлфия Галимҗановна! Сез 30 елдан артык гомерегезне яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышладыгыз. Озак еллар белем учагында сүнми яну өчен күпме көч, сәламәтлек, сабырлык кирәк. Ә сез нәкъ шундый сыйфатларга ия булган оста педагог. Намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Алдагы көннәрегездә дә ныклы сәламәтлек, бетмәс куанычлар, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, күңел җылысын тоеп, тигез бәхетле гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

Бик сабыр сез, кешелекле,

Тыйнак һәм итагатьле.

Гомерегез үтсен шатлык белән,

Булсагыз иде чиксез бәхетле.

Юллар кебек озын гомер сезгә,

Кайгы җиле бер дә тимәсен!

Заман кыраулары читләп үтсен,

Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев