Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Байлар авылында яшәүче Марсиль Мөнәвир улы Дәүләтгәрәевны олы юбилее белән котлыйбыз!

02 февраля 2018, 07:35

631

0

0

Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Югары Байлар авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез һәм бабабыз Марсиль Мөнәвир улы Дәүләтгәрәев 2 февральдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтә.

Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яшәрлек, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми яши белүче ирем, һәрвакыт таяныч булырдай кайгыртучан әтиебез! Сине гомер бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез. Янәшәбездә җил-яңгырдан саклап яшәүче якын кешебез булганга язмышка мең рәхмәтле без. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп, әниебез белән ахыргача пар канатлар булып гомер кичерергә язсын!

Борчуда да, шатлыкта да
Таянырлык терәгебез.
Бәйрәмеңдә саулык теләп,
Тибә безнең йөрәгебез.
Тик исән бул, язмыш сиңа
Мәрхәмәтле булсын һәрчак.
Гаиләбездә һәрвакытта
Сүнми янсын кайнар учак.

Сине яратып тормыш иптәшең Гөлсинә, балаларың һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев