Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иң изге теләкләр белән!

08 декабря 2017, 07:25

995

0

0

«Гигант» авыл хуҗалыгы хезмәт коллективы, хөрмәтле кешебез - хуҗалыкта 55 ел машина йөртүче булып эшләгән Нәгыйм Ибраһим улы Ибраһимовны матур юбилее - 75 яшь тулган көне белән чын күңелдән котлый.

Хөрмәтле Нәгыйм Ибраһимович! Сез намуслы хезмәт белән матур тормыш юлы үткәнсез. Киң күңелле, тынгысыз, туры сүзле, таләпчән булуыгыз белән башкалардан аерылып торасыз. Әлеге сыйфатларыгыз сезгә кайда гына эшләсәгез дә хезмәт нәтиҗәгезнең югары булуына ярдәм итә.

Шушы бәйрәмегез уңаеннан без сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Тормышыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә тормыш иптәшегез - хөрмәтлебез Гөлчәчәк Хаҗа кызы белән балаларыгызның, оныкларыгызның, кардәш-туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тыныч тормышта гомер итәргә язсын. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калуыгызны телибез.

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарыгыз,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңнарыгыз.

Олы ихтирам һәм тирән хөрмәт белән «Гигант» авыл хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов.


Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак авылының урта мәктәбе коллективы, хөрмәтле кешебез - мәктәп директоры булып эшләүче Лилия Дилбәр кызы Исхакованы 45 яшьлек гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итә.

Хөрмәтле Лилия Дилбәровна! Сез бәхетне хезмәттә тапкан, карусыз, тырыш затларның берсе. Озын, сикәлтәле хезмәт юлы үтеп тә, кешеләргә булган ихтирам-хөрмәтегезне югалтмадыгыз. Аның өстәвенә сабыр, итагатьле ханым, уңган хуҗабикә, тугры тормыш иптәше, мәрхәмәтле әни дә булырга вакыт табасыз. Без сезнең кешеләр белән эчкерсез, мөлаем аралаша белүегезгә, язмыш бүләк иткән һәр көнгә куанып, канатланып яши белүегезгә сокланабыз. Бу халәтегез тирә-юньгә, якыннарыгызга, без - хезмәттәшләрегезгә дә күчә.

Киләчәктә дә кешеләр арасында абруйлы, якыннарыгызга, туганнарыгызга кирәк булып яшәргә язсын. Дан-мактауга лаеклы хезмәт юлыгыз дәвамлы, хөрмәтле булсын. Алга таба да балаларыгызның, якын кешеләрегезнең кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Сезгә чын күңелдән саулык, тигезлек, балалар куанычы, озын гомер телибез. Тормышны яратып, тәм табып, яшисегез килеп яшәгез.

Иң зур байлык - сәламәтлек, шушы байлыкка тиенеп, озак еллар исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-муллыкта яшәгез.


Теләнче Тамак авылында гомер итүче кадерле һәм газиз кешебез Лилия Дилбәр кызы Исхакованы 45 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез.

Кадерлебез! Бу дөньяда син булмасаң, кояш та болай елмаеп көлмәс, чишмәләр дә болай матур итеп челтерәп акмас, кышның аклыгы, сафлыгы да бу кадәр илаһи матур, күңелне күтәрә торган ак чәчәкле булмас иде. Без синең елмаюларыңнан - яз сулышы, җылы карашларыңнан - җәй җылысы тоеп, тормышны яратып, үзебезне бу дөньяда иң бәхетле кешеләр итеп тоеп яшибез. Алтын кулларың тигән ризыкларны әйтерсең лә фәрештәләр үзләре әзерләгән. Сабыр да, киң күңелле дә, дус-туганга ярдәмчел дә син. Безнең өчен җанын да кызганмаган әниебезгә бүген теләкләрнең иң изгесен, күңел түреннән чыкканын җиткерәсебез килә. Безне куандырып озак яшә әле, кадерлебез. Тагын бик күп юбилейларыңны үткәрергә язсын. Яшәлгән юлның икенче яртысы да кояшлы, аяз, имин, тыныч булсын.

45тә - җәй башлана гына,
Алмалары пешә балланып.
Агачыннан ерак төшмәсен, дип,
Яшик әле бергә, шатланып.
Чәчелмәсен җиләк тәлгәшләре,
Йөзгә тулсын еллар бәйләме.
Саулык белән бәхет алып килсен,
Сиңа ел да гомер бәйрәме.

Иң изге, саф теләкләр белән сине яратып, әниең, каенанаң, тормыш иптәшең һәм кызың белән улың.


10 декабрь көнне Хуҗи авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яңа Мусабай авылында гомер итүче кадерле кешебез - яраткан әнкәебез, сөекле әбиебез Флүрә Фарукша кызы Зарипова олы юбилеен - 80 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан чыккан иң матур теләкләребезне кабул итеп ал.

Газизебез, бердәнберебез! Бөтен галәмдә синнән дә кадерле, изге кешебез юк. Күпне күргән, күпне кичергән мәрхәмәтле күңелеңнән бүген дә игелек, миһербанлылык, нур бөркелеп тора. Киләчәктә дә якты кояшыбыз, күңел җылыбыз, сүнмәс өметебез булып янәшәбездә яшәсәң иде, әнкәебез.

Кадерлебез! Үз гомереңдә кайгы-хәсрәтләрне күп күрдең. Хәзер инде кайгы-хәсрәтсез калган гомереңне яшәсәң иде. Нинди генә авырлыклар күрсәң дә сынмадың, сыгылмадың. Синең сабырлыкка таң калырлык. Өебезнең җылы учагын сүндермичә инде менә ничә еллар ялгыз канат гомер кичерәсең. Синдәге күңел сабырлыгына таң калырлык. Безне кеше булсыннар дип кичергән йокысыз төннәрең, безгә кылган изгелекләрең өчен бүген синең алда баш иябез. Рәхмәт сиңа, әнкәебез! Кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Син - безнең таянычыбыз да, киңәшчебез дә. Иман нуры тулган күңелеңдә җан рәхәте, җан тынычлыгы табып, шулай бергә-бергә безне шатландырып, оныкларыңның шатлыгына сөенеп, оныкчыкларыңның шаянлыгына куанып гомер кичерсәң иде. Әнкәебез - алтын бөртегебез, юбилеең белән!

Борчулар туса да,
шатлыклар булса да,
Сиңа киләбез һаман, әнкәебез!
55тә, 47дә, 43тә булсак та,
Без әле дә синең бәбкәйләрең.

Иң изге теләкләр белән кызларың Фәүзия-Илдар, Гөлфирә-Миннегали, оныкларың Гүзәл-Тимур, Илнар-Алия, Алия, оныкчыкларың Солтан, Алинә, Ильвина, Әмилә исеменнән улың Флүр. Әбиебез, без сине бик яратабыз! Синең оныкларың һәм оныкчыкларың.


Малтабар авылында яшәүче кадерле энебез Рамил Рафак улы Нуретдиновны 60 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.

Үз гомереңдә син шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсаң да, картаймадың, саргаймадың. Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләдең, түздең, эшдәшмәдең, бер дә сыгылмадың. Авылыгызда бик матур итеп ике катлы, бар уңайлыклары булган йорт җиткердең, хәзерге вакытта анда Альфира белән икегез әнине бик кадерләп, хөрмәтләп гомер итәсез.

Ир-ат тормышта өй җиткерергә, ул үстерергә, агач утыртырга тиеш диләр, син, энем, боларның барысын да эшләдең, шөкер. Оныкларың өчен җаныңны да бирергә әзерсең син. Ходай синең барлык изге теләкләреңә, ниятләреңә дога кылып, Амин дип кенә торсын. Яшәү дәфтәреңә озын, тыныч, сәламәт, бәхетле гомер язсын.

Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени?!
Яшә әйдә тагын алтмышны!

Иң изге теләкләр белән җизнәң, апаң, балалар. Сәет авылы.


Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында туып-үскән, бүгенге көндә Сәмәкәй авылында яшәүче Дамира Нәҗип кызы Нәкыйпованы 55 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.

Кадерле кодагыебыз! Син бар җиһан акка төрелгән вакытта якыннарыңны сөендереп дөньяга аваз салгансың. Сиңа имин тормыш, күңел тынычлыгы, гел шундый ачык йөзле, тормыш сынауларына, авырлыкларга бирешмичә, шат күңелле булып калуыңны телибез. Балалар һәм оныкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, Йосыф кода белән тигезлектә картаерга насыйп булсын. Эшеңдә зур уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын, һәр яңа көн бары сөенечле хәбәрләр генә алып килсен.

Гомереңне тиңлә чәчәкләргә,
Кадерен бел, ул бит бер генә.
Матур тормыш, озын гомер сиңа,
Бәхетле бул,кодагый, гомергә.

Иң изге, матур теләкләр белән кода-кодагыең Фәнис, Гөлнәзирә. Безнең теләкләргә балалар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев