Котлыйбыз!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, хөрмәтле кешебез Кәүсәр Нәкыйп улы Исмәгыйловны гомер бәйрәме - туган көне белән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле Кәүсәр Нәкыйпович! Сезнең өчен бүгенге көн гаять шатлыклы һәм бераз гына, бәлки сагышлыдыр. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсенең җитлеккән бер чоры гына. Үз гомерегездә сез шактый болганчык, сикәлтәле-сикертмәле юллар узып, шушы көнгә шат, көләч йөзле булып килеп җиткәнсез. Далаларның мәгърур лачыны кебек күп нәрсәләрне алдан күрә беләсез. Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез. Киләчәктә дә балаларыгызның һәм оныкларыгызның рәхим-шәфкатен күреп, бәхет-шатлыкта картаерга насыйп булсын.
Нет комментариев