Котлыйбыз!
Калмаш авылында гомер итүче иң кадерле кешеләребез - әниебез Фәйрүзә Салихҗан кызы һәм әтиебез Рифкат Рәфәит улы Сәгыйровларның бергә тормыш корып яши башлауларына 25 ел.
Кадерлеләребез, сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә булган тирән хөрмәт хисләребезне һәм рәхмәтебезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Хезмәтегез тынгысыз булуга карамастан, безгә - балаларыгызга дөрес тәрбия, тирән белем, җан җылысы бирдегез. Безне сөеп-назлап, яратып, җил-давыл тидерми саклап үстердегез. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, эш сөючән, кешеләргә, туганнарга ихтирамлы һәм ярдәмчел булдыгыз, безне дә шуңа өйрәттегез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар белән тулы озын гомер, пар канатлар, гаилә бәхете телибез! Киләчәктә дә хәзергедәй шат, киң күңелле, ачык йөзле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле булып калыгыз.
Иң изге теләкләр белән, сезне чиксез яратып, кызыгыз Зөһрә, улыгыз Рамил һәм барлык туганнар.
Нет комментариев