Котлыйбыз!
Мусабай-Завод авылында туып-үскән, хәзерге вакытта «Татарстан» совхозы поселогында гомер итүче кадерледән-кадерле, газизләрдән-газиз кешебез Сабира Харис кызы Харисованы (Корбанованы) гомер бәйрәме, олуг юбилее - 100 яшь тулган көне белән чиксез тәбрик итәбез.
Газиз кешебез безнең! Аллаһыга шөкер, бөтенебезне таң калдырып, гасыр чиген дә узып киттең. Узган гомер юлың янар учактай якты, нурлы. Җан асрап кына калмадың, җир җимертеп, яшьнәтеп яшәдең җирдә! Синең гомер юлың - яшь буынга тормыш мәктәбе, үрнәк!
Уфалла тартып, авырлыклар кичеп - уфтанмадың, хезмәттән туеп - хушланмадың. Сабыр канатларың нык, сынмас-сыгылмас булды.
Күңел түрендә сүнми янган яшьлек учагың алдагы тормышыңда да җылытсын, балаларың, оныкларың янәшәсендә, арабызда бул.
Киләчәктә дә, тере тарихыбыз булып, безне яшәргә, авырлыкларны җиңәргә өйрәт, якты маягыбыз бул!
Иң изге, саф, пакь теләкләр белән 3 балаң, кияү-киленнәрең, 5 оныгың, 9 оныкчыгың, 3 оныгыңның баласы.
Нет комментариев