Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иң изге теләкләр белән!

11 марта 2016, 07:52

1004

0

0

Колыш авылында гомер итүче иң кадерле, иң газиз кешебез Юныс Зөлфәкарь улы Зөлфәкаровны олуг юбилее - 80 яшь тулган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Дөньядагы иң газиз, иң якын кешебез! Барыбызны да шатландырып, ел да туган көннәр тезелеп килеп тора. Ә бүгенгесе бигрәк тә куанычлы. Хезмәт баскычының иң югарысына менеп, билгә таяна, уңышларга куана торганы. Тыныч холкың, сабыр, эшсөяр, тәвәккәл булуың белән барыбызга да үрнәк син. Гаиләбездә син булганга тормышыбыз бөтен, өебез ямьле, ышык. Кешеләргә, авылдашларга, дусларга, туганнарга - һәркемгә кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Төпле, ныклы кыйблалы булганың өчен без, якыннарың, гына түгел, күпләр хөрмәт итә үзеңне. Хезмәтең дә гаять авыр, катлаулы булды. Әмма шуңа карамастан беркайчан да зарлануны, уфтануны белмәдең. Бүгенге бәхетле көннәр әле озак дәвам итсен.

Газизләрдән-газизебез безнең! Әнкәебез Нәзирә белән әле озак еллар бергә-бергә яшәргә насыйп булсын. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә синең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер олы кешегә әверелә. Син дә бүген безнең - балаларыңның, оныкларыңның зур таянычы, кадерлесе, туганнарыңның хөрмәтле үрнәк өлгесе булып торасың.

Әткәебез, уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа.

Кеше гомере артык озын түгел
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшә
Ходай биргән шушы гомерне.
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез сиңа чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр.

Иң изге, саф, пакь теләкләр белән тормыш иптәшең Нәзирә, кызларың, кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.


Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Түбән Суыксу урта мәктәбе коллективы озак еллар буе мәктәптә химия укытучысы булып эшләүче Хәнифә Хатыйп кызы Нәгыймованы гомер бәйрәме - туган көне белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Хәнифә Хатыйповна! Сез гомерегезне иң авыр, әмма татлы хезмәткә - балаларга төпле белем, әхлакый тәрбия бирүгә, үтә дә кызыклы химия фәне серләренә өйрәтүгә багышладыгыз, үз һөнәрегезне яратып, намуслы башкарасыз, балаларны ихлас яратасыз, шуңа күрә алар арасында да ихтирам яуладыгыз, коллективта, авылда да абруегыз зурдан. Сездәйләр турында Чын укытучы ул, диләр һәм бу хак сүзләр.

Көчле рухлы, эшкә батыр, тәвәккәл ханым сез. Тормыш сынаулары, сикәлтәле-бормалы яклары рухыгызны тагын да ныгытты. Тормыш арбасына ялгыз җигелеп, тырышып-тырмашып йорт-ихатагызны ялт иттереп тотасыз.

Хәнифә Хатыйповна, сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы, сабырлык, күңел тынычлыгы телибез. Кайгы-хәсрәт читләп үтсен, бары куанычлардан гына торган имин тормыш кичерергә язсын сезгә. Туган көнегез котлы, мөбарәк булсын. Һәр яңа таң бары сөенечле хәбәрләр белән генә тусын.

Туган көнегез белән котлыйк әле,
Бүләк итик алсу гөлләрне.
Телик әле сезгә, якын итеп,
Киләчәктә матур көннәрне.
Еллар арты еллар өстәлсә дә,
Һаман күңелләрне яшәртсен.
Нурлар сибеп көләч йөзләрегезгә,
Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Иске Абдул урта мәктәбе коллективы күп еллар дәвамында балаларга белем һәм тәрбия биргән Татарстанның атказанган укытучысы Клара Тимершәех кызы Хөсәенованы күркәм юбилее белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Клара Тимершәеховна! Сезне кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән иң олы бәйрәмегез - туган көнегез белән тәбрик итәбез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларыгыз белән йөреп, балаларыгыз, туганнарыгыз белән бергә гомер кичерүегез сезне ифрат зур бәхетле итә. 70 ел эчендә Ходай биргән гомерегездә күпме авырлыклар күтәреп узгансыз, сынмагансыз-сыгылмагансыз, энҗе бөртегедәй балалар, оныклар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасыз.

Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен, иң сафлысын юллыйбыз. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвегезне телибез.

Тормыш күгегез кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сезне бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлыгыз еракларга дәвам итсен.
Гел яшь булып калсын күңелегез,
Гасыр чиген җырлап узыгыз.
Киләчәкле әле барыр юллар,
Җырланмаган әле җырыгыз.

Район инвалидлар оешмасы Иске Абдул авыл җирлегенең инвалидлар оешмасы рәисе Клара Тимершәех кызы Хөсәенованы гомер бәйрәме - 70 яшь тулган көне белән чиксез тәбрик итә.

Хөрмәтле Клара Тимершәеховна! Юбилеегыз белән котлап, күңелебез түрендә йөрткән иң җылы хисләребезне җиткерәбез.

Сез лаеклы яшь алмаш үстерү өчен белемегезне, көчегезне, йөрәк егәрегезне, саулыгыгызны да кызганмадыгыз. Үз эшегезнең чын остасы булдыгыз. Сез бүгенге көндә дә киңәшче, булышчы, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы, мәрхәмәтле кешебез. Авылда, районда гына түгел, республикада абруй казандыгыз. Шуңа күрә, еллар үткәч тә, без сезгә чын күңелдән: «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!», - дибез.

Туган көнегез белән котлап, күңелегезгә каеннар аклыгы, тәнегезгә имәннәр ныклыгы телибез. Баш очыгызда тыныч зәңгәр күк йөзе балкысын. Кайгы-хәсрәт әйләнеп үтсен. Гаилә иминлеге, җан тынычлыгы юлдаш булсын үзегезгә. Алга таба да бәхеттә, шатлыкта, тигезлектә, иминлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, уңышларына куанып, айдан - нур, кояштан - җылылык, чишмәләрдән - илһам алып, озак яшәргә язсын.

Йөзләрегез яз кызыдай матур, күңелләрегез күтәренке, җаннарыгыз тыныч, киләчәк көннәрегез имин, бәрәкәтле булсын.

Сез сабырлык өлгеседер безгә,
Зирәклегегез - сүздә чагыла.
Вакытыгыз бар әле 100гә кадәр
Яшен булып яшьнәп калырга.
Күңелең һәрчак тыныч булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар!

Олы ихтирам һәм тирән хөрмәт белән район инвалидлар оешмасы.


Актаныш районы Яңа Богады авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Иске Абдул авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Клара Тимершәех кызы Хөсәенованы гомер бәйрәме - истәлекле юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Әниебез, җир йөзендә безнең өчен синнән дә якын, синнән дә сабыр, изге җанлы кеше юктыр. Безнең чиксез рәхмәт хисләребез сиңа киләчәктә куәт бирсен, күңел күтәренкелеге өстәсен.

Кадерле әниебез, киләчәк көннәрдә дә сиңа иминлек, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, иман байлыгы телибез, балаларыңның һәм яраткан оныкларыңның игелеген күреп, аларның уңышларына сөенеп, бергәләшеп яшәргә язсын.

Әни! Мең рәхмәтләр әйтеп сиңа,
Юбилеең белән котлыйбыз.
Ходай Тәгаләдән иң зур байлык -
Саулык-сәламәтлек сорыйбыз.
Гомер буе язсын иде безгә,
Әни диеп сиңа дәшәргә.
Кайгы күрми, шатлык белән генә
Бергә-бергә озак яшәргә.

Иң изге теләкләр белән кызың Фәйрүзә-Альфред, Гөлсинә, оныкларың Алия, Алинә, Ләйсән, Айнур һәм Гадел.


Биклән авылында туып-үскән, хәзерге көндә дә шунда гомер итүче Фред Мәсгут улы Әхмәтвәлиевка 10 мартта 60 яшь тулды. Шул уңайдан иң изге теләкләребезне кабул итеп ал.

Бердәнберебез безнең! Сиңа җир йөзендәге иң матур теләкләребезне генә җиткерәбез. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү ямебез. Һәр көнне күңел җылылыгы бирүче, бер түгәрәк өстәл янына туганнарны, дусларны туплаучы олы зат.

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән зур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ныклы сәламәтлек теләп калабыз.

Тормышның иң ямьле чагы,
60 яшь - ул аз әле!
Алда әле күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле.
Гомереңнең бу мизгеле -
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу.
Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагын яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.

Иң изге теләкләр белән балдызларың, баҗайларың һәм безнең гаиләләр. Бу теләкләргә тормыш иптәшең Мөнирә, абый, әни дә кушыла.


Новотроицкое авылында гомер итүче дөньядагы иң газиз кешебез Рафис Мотыйгулла улы Хәмидуллинны олы юбилее - 75 яшь тулган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Һәрвакыт таяныч булырдай, көчле рухлы ир канаты да, кайгыртучан ата да, өзелеп торучы бабай да син, безнең кадерлебез. Авыл җанлы, чын эш кешесе, җир улы син, җиңең һәрвакыт сызганулы булды. Тыныч холкың, сабыр, эшсөяр, тырыш, тәвәккәл булуың белән безнең өчен син һәрвакыт үрнәк булдың, газизебез. Безне дә үзең кебек эшләп яшәргә, үз көчең белән тормыш көтәргә өйрәттең. Барысы-барысы өчен дә алдыңда баш иябез, олы рәхмәтләребезне әйтәбез. Гаиләбездә дә син булганга тормышыбыз да бөтен, өебез ямьле, ышык. Әниебез Фәния белән бүген дә туган нигезебезнең җылысын саклап яшисез, балалар, оныклар хакына дип тырышасыз. Янәшәбездә сау-сәламәт булып, балалар-оныклар игелеген күреп, озак яшәргә насыйп итсен берүк сезгә.

Кадерледән-кадерле әтиебез, бердәнберебез! Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык бирсен, әниебез белән гомер юлыннан янәшә атлар юлларыгыз озын, якты, тормышыбыз мул, бәрәкәтле булсын. Бер-берегезгә терәк, ышанычлы таяныч булып, балалар игелеген күреп, куаныч-шатлыкларга уралып яшәргә язсын, тәрәзәбезне кайгы җилләре килеп какмасын, һәр туар көн иминлеге белән килсен. Барысы өчен дә мең рәхмәт, кадерлебез. Безне сөендереп озак яшә. Без сине бик яратабыз!

Котлы булсын синең туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Гел елмаеп, көлеп яшә әле,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзеңдә һәрчак кояш нуры
Балкын торсын, һич тә сүнмәсен.
Күңелеңнән якты кояш назы,
Бәхет нуры hич тә китмәсен.
Елмаеп каршы ал hәр көнне
Гомереңнең якты иртәсен.

Иң изге, матур теләкләр белән тормыш иптәшең Фәния, балаларың, оныкларың. Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушыла.


Иске Байлар авылында туып-үскән, бүгенге көндә Күзкәй авылында яшәүче кадерле кешебез Фаяз Гаяз улы Кашаповны 75 яшьлек олы юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.

Еллар, еллар. Куыша-куыша кайдадыр ашыгалар. Әле яңа гына егет чагың, дәртләнә-дәртләнә Сабантуйларында көрәшеп йөргән идең, сизелми генә вакыт йомгагы сүтелә икән. Кайчан карама, җиң сызганып әле бер җиреңне төзедең, хәзер дә туганнарыңны куандырып якты йөз белән каршы алып кунак итеп торасың. Син, кадерлебез, якты йөзле, киң күңелле, эшчән, тырыш. Күп еллар буе «Ярыш» хуҗалыгында шофер булып хезмәт иттең, әле моның өстенә син - кешелекле, тормыш сөючән, һәрвакыт ярдәмгә килергә генә ашкынып торасың.

Кадерле кешебез безнең! Сиңа алга таба да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, Хәлимә апа белән әле озак еллар бер-берегезгә терәк һәм таяныч булып озын-озак яшәргә насыйп булсын иде дип телибез.

Җитмеш биш бит ул - 75 кенә,
Туксан түгел, йөз дә түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел.
Кояш гомере телибез,
Уйларыбыз - хикмәтле.
Бүләк итәсебез килә
Саулык дигән бүләкне.
Авыр чакта терәк, таянырлык
Без барлыкны һич тә онытма.
Карашыбыз якты кояш булып,
Синең җанны назлап җылыта.
Кыю адым белән алга атла,
Тормыш сукмагыңны гөл итеп.
Исәнлек бирсен сиңа алгы көндә,
Бәхет бирсен Ходай мул итеп.

Иң матур, саф теләкләр белән Эдуард, Ильмира, балалар Лилия, Азат. Безнең теләкләргә әниебез Әкълимә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев