Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

24 февраля 2016, 07:03

926

0

0

«Сәйдәшев исемендәге» хуҗалык хезмәт коллективы озак еллар әлеге хуҗалыкта бухгалтер булып эшләүче Нәсимә Баһаветдин кызы Сәгыйдуллинаны 55 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Нәсимә Баһаветдиновна! Кешенең гомер юлы агымсулар кебек бертуктаусыз ага да ага. Якты кояш астында үз урыныңны табып, каршылыкларны җиңә барып, сынмыйча-сыгылмыйча яшәү өчен зур ихтыяр көче, яшәү дәрте, узмас киртәләрне иңгә-иң куеп узар дус-туганнар кирәк. Сез олы хезмәт мәктәбе, ныклы чыныгу, зур тормыш упкыннары аша узган сабыр, итагатьле, үз максатыгызга кыю атлаучы ханым. Күп еллар безнең хуҗалыкта эшләп, үзегезне кешелекле, тәвәккәл, үҗәт, һәрбер эшкә җиң сызганып алынучы, зирәк, акыллы ханым итеп күрсәттегез. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, осталыгыгыз бүгенге көндә дә бәхәссез. Һәр туар көнгә шатланып яши белүегез тирә-юньдәгеләргә яшәү көче, өмет, нур өсти. Нинди генә сорау, гозер белән мөрәҗәгать итмә, сез ярдәмгә ашыгырга, кул сузарга һәрчак әзер.

Хезмәткә багышланган гомерегез бушка үтмәгән, иң мөһиме шул. Кешеләргә кирәкле булып, аларның рәхмәтенә коенып яшәгез дә яшәгез әле. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын.

Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз ныклы, киләчәгегез өметле, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Тормыш иптәшегез Рафис әфәнде белән балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына бергәләшеп куанып, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс куанычлар, рух күтәренкелеге, иман байлыгы, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәргә насыйп итсен.

Олы ихтирам һәм тирән хөрмәт белән хезмәт коллективы исеменнән хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин.


21 февраль көнне Мерәс авылында гомер итүче кадерле, газиз кешебез Нәсимә Баһаветдин кызы Сәгыйдуллина күркәм юбилеен - 55 яшь тулган көнен билгеләп үтә.

Газизебез, бердәнберебез безнең! Син - безнең җирдәге иң якты кояшыбыз, синнән нурлар алып, яктылыгыңда җылынып яшибез. Ягымлы, чибәр дә син, уңган-булган, ярдәмчел дә. Кадерле әтиебез Рафис белән безгә яхшы тәрбия биреп, иманлы балалар итеп үстердегез. Хәзер дә безне кайгыртып, таянычыбыз булып яшисез, оныкларыгызны үстерергә булышасыз, Аллаһының мең рәхмәте яусын сезгә.

Синдәге энергия, рух ныклыгы тормышта безне дә ышанычлы итә. Һәрчак алга карап, каршылыкларны җиңеп баруың безгә үрнәк. Яшьнәп яшәвең, бәхеттән дөньяларны яңгаратып көлүең үзеңә үк көч-дәрт өсти, яхшы кәефең башкаларга да күчә. Синең күңел халәтең тирә-юньне ямьләп үскән яз гөлләрен, җәйге киң болыннарны хәтерләтә. Без, балаларыңа - үрнәк ана, әтибезгә - яраткан тормыш иптәше, туганнарыбызга ышанычлы терәк син. Әтиебез белән киләчәктә дә бер-берегезне аңлап, тигезлектә, гаилә учагыбызны сүндермичә, пар канатлар булып яшәсәгез иде.

Газизебез! Киләчәктә дә сау-сәламәт, бүгенгедәй яшь һәм матур, һәрчак күтәренке күңелле булып кал. Янәшәбездә син булганда җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явар.

Кояш кебек йөзләреңә
Карыйбыз да сокланабыз.
Синдәй әниебез барга,
Көнгә мең кат шатланабыз.
Гел елмаеп яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Якты булсын туар көннәрең.

Иң матур, саф теләкләр белән тормыш иптәшең Рафис, улларың Радик, Рамил, киленнәрең Гөлнара, Алсу, оныкларың Илдар, Айдар, Азамат.


20 февраль көнне Зәй районы Шыкмай авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Түбән Суыксу авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез Миннуар Нурулла кызы Галиуллина күркәм бәйрәме - 60 яшь тулган көнен билгеләп үтә.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сөйкемле карашың кояшка тиң -
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең,
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәт, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә.
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә.
Сине яратып тормыш иптәшең

Тимерзиннур, кызларың Раушания, Диләрә, кияүләрең Сирин, Марат, оныкларың Тимербулат, Зәринә, Самат.


Иске Абдул авылында яшәүче кадерле туганыбыз Илдар Мөнәвир улы Хәзрәтовны 50 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Туганыбыз, син безнең өчен иң кадерле кешебез. Иң җылы теләкләребезне сиңа җиткерәбез. Туганнарыңа һәрвакыт ярдәмчел, якты йөзле, игелекле син. Синдәй киң күңелле кешебез булуга без чиксез шат. Куанычлы алсу таңнар, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, мул тормыш телибез. Синең тырышлыкка, уңганлыкка сокланабыз. 5 дистәне тутырсаң да, йөзең һаман да шат, нурлы, рухың нык синең. Киләчәктә дә елларга баш бирмичә, сау-сәламәт яшәргә, бергә-бергә тату гомер кичерергә язсын безгә.

Сиңа ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, бәхет телибез. Якыннарыңның, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын.

Без телибез сиңа бәйрәм көндә
Яшәү көче, бетмәс егәрлек.
Рухи ныклык бирсен сиңа Ходай
Гомер тауларына менәрлек.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән Илсур Сафин.


Теләнче Тамак авылында гомер итүче Минсалих Хаматша улы белән Мөхтәрәмә Таһир кызы Борһановларның бергә яши башлауларына 50 ел тула.

Алтын йөрәкле әти-әниләребез! Алтын туй бәйрәме сезгә 50 ел элек күкләрдә укылган никахка тугрылыгыгыз өчен Аллаһы Тәгалә бүләгедер. Бу көннең шундый матур фасылга туры килүе дә очраклы хәл түгел. Яз аена якынлашканда, бар җиһан уяна башлаганда тәүге эзләрегез аша озын, чакрымлы, бәхетле юл үттегез.

Кадерлеләребез безнең! Без балаларыгызны җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, хезмәтне сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, горур яшәргә өйрәттегез. Бер-берегезне ярты сүздән аңлап, тату, матур яшәвегезгә без генә түгел, авылдашлар да соклана, үрнәк итеп куя. Ярты гасыр вакыт үтеп, күпме авырлыклар, сынаулар аша узып та, күңел халәтегез үзгәрмәгән. Балачак утравыбызга сагынып, очып кайтабыз. Монда безне ягымлы әниебез, күркәм холыклы, зирәк әтиебез каршылый. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, балачак утравыбызны саклап яшәсәгез иде. Сез булганда, без очар канатлы, шат күңелле, бәхетле булырбыз. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен.

Алтын туегыз белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз исеменнән Фаягөл.


24 февраль көнне Иске Байлар авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче яраткан тормыш иптәшем, кадерле туганыбыз Илнур Рәкыйп улы Гәрәев туган көнен - 30 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтә.

Илнурым, син безнең өчен иң кадерле, иң кирәкле якын кешебез. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, тагын да яңа үрләргә ирешергә язсын, күтәренке кәеф гел юлдаш булсын сиңа. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, бер-беребезгә терәк булып, озын-озак бергә гомер итәргә язсын Ходай.

Яхшы ата да син, яхшы ир дә,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Ак бәхетләр сиңа юлдаш булсын,
Үткән чакта гомер юлларын.
Онытма син авыр минутларда
Сине аңлар кеше - мин барын.

Сине яратып, хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ләйсирә, улың Ислам. Теләкләребезгә әниебез Әкълимә, кода-кодагыйлар да кушыла.


Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче кадерле туганыбыз Илнур Рәкыйп улы Гәрәевны 30 яшь тулган көне белән чиксез тәбрик итәбез.

Кадерле туганыбыз! Аллаһы Тәгалә сине бу җиһанга гаҗәеп сабыр, күркәм холык белән яраткан. Тормыш иптәшең Ләйсирә белән матур, күркәм гомер итәсез. Аллага шөкер, алмадай матур мәхәббәт җимешегез - Ислам үсеп килә. Туганнарга, авылдашларга, күршеләргә һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел син. Газиз туганыбыз! Синдәге яшәү дәртенә, күңел күтәренкелегенә сокланабыз. Синең барлыгың тирә-юньгә бетмәс-төкәнмәс ямь, шатлык-куаныч өсти. Киләчәктә дә бергә-бергә яшәргә, борчу-мәшәкатьләрне бергәләшеп уртаклашырга, шатлыкларны бүлешергә насыйп итсен. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Иң изге, матур теләкләр белән абыең Эдуард, сеңлең Илюзә, килен Ильмира, кияү Рәмис, балалар Лилия, Азат һәм Раил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев