Мультиварка озак хезмәт итсен өчен

01.01.2018 14:05 | Кызыклы һәм файдалы Печать

Мультиварка озак хезмәт итсен өчен

Мультиварка озак хезмәт итсен өчен, берничә таләпне үтәргә кирәк.

1 Яңа мультиварканың тышын һәм эчен дымлы чүпрәк белән сөртегез, казанын һәм башка алына торган өлешләрен сабынлы суда юыгыз.

2 Мультиварканың кәстрүле керамик яки тефлон өслекле була. Аларның икесе дә температураның кискен үзгәрешләреннән курка. Тулысынча суынмаган килеш салкын су салмаска кирәк.

3 Төбенә азык утырса, кырып юмагыз. Җылы су салып берникадәр тотарга, аннан соң гына губка белән юарга кирәк. Юып бетермәгән очракта, ризык пешергәндә тагын төбенә утырачак.

4 Мультиварка капкачының эчке ягына май утыра.  Аны чистарту өчен, кәстрүленә су агызып, 1-2 кисәк лимон салып, «парда пешерү» режимына куярга кирәк. Мультиварка эшләп туктагач та, 30 минут чамасы җылыту режимында торсын. Аннан капкачны сөртеп аласы гына кала.

5 Хәтта бик нык пычранган очракта да порошок кулланырга ярамый. Мультиварканы гель ярдәмендә чистарталар.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике