Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәза катылангач, руль артына эчкән килеш утыручылар кимегән

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматларына караганда, җәзаны көчәйткәч, исерек килеш руль артына утыручылар сирәгәйгән. Сүз дә юк, автомобильчеләрнең машина йөртү хокукыннан колак кагасы килми. Бигрәк тә озак срокка. Ләкин руль артындагыларның күбесен нәкъ менә хокук саклаучылар кулына эләгү генә куркыта. Исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарырга, шуның белән үзеңә...

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматларына караганда, җәзаны көчәйткәч, исерек килеш руль артына утыручылар сирәгәйгән. Сүз дә юк, автомобильчеләрнең машина йөртү хокукыннан колак кагасы килми. Бигрәк тә озак срокка. Ләкин руль артындагыларның күбесен нәкъ менә хокук саклаучылар кулына эләгү генә куркыта. Исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарырга, шуның белән үзеңә һәм башкаларга зыян китерергә мөмкин икәнлеген андыйлар уйлап та карамый. Административ чараларга өстәп, инспекторлар рейд вакытында юлларда аңлату эшләре дә алып баралар. Шулай да, эчүчелек проблемасы - юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклаучыларның гына түгел, ә бөтен җәмгыятьнең уртак эше, әлеге мәсьәләгә барыбыз да җитди карасак иде, дип кисәтәләр хокук сакчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе юл хђрђкђте иминлеге