Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юлны бушатмасаң, мең сум штраф түләргә туры киләчәк

Агымдагы елның 1 июленнән юл йөрү кагыйдәләренең юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү өлешенә үзгәрешләр кергән иде. Һәлакәт вакытында үлүчеләр һәм сәламәтлегенә зыян алучылар булмаса, башка транспорт чараларына комачауламас өчен әлеге кагыйдәләр юлны бушатуны таләп итәләр. Әгәр һәлакәткә юлыгучылар арасында фикер каршылыгы килеп чыкмаса, һәлакәт хакында урыннан полициягә шалтыратып тору да кирәкми. Әгәр...

Агымдагы елның 1 июленнән юл йөрү кагыйдәләренең юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү өлешенә үзгәрешләр кергән иде. Һәлакәт вакытында үлүчеләр һәм сәламәтлегенә зыян алучылар булмаса, башка транспорт чараларына комачауламас өчен әлеге кагыйдәләр юлны бушатуны таләп итәләр. Әгәр һәлакәткә юлыгучылар арасында фикер каршылыгы килеп чыкмаса, һәлакәт хакында урыннан полициягә шалтыратып тору да кирәкми. Әгәр киресенчә икән, рәсмиләштерү процессы полиция хезмәткәре кушканча барырга тиеш. Юлдан автомобильләрне алганчы йөртүчеләр һәлакәтне фотога яки видеога төшерергә, аннары якындагы постка яки ЮХИДИ бүлегенә килергә тиешләр.

Әлеге таләпләр үтәлмәгәндә, КоАПның 12.27 маддәсе 1 өлеше нигезендә, машина йөртүчеләр 1 мең сум күләмендә административ штрафка тартыла.

Дәүләт автоинспекциясенең рәсми сайтында юл һәлакәтен рәсмиләштерү буенча интерактив режимда махсус мәгълүмат-белешмә ресурсы булдырылган. Аннан файдалану өчен «Правила оформления ДТП» бүлегенә (www.gibdd.ru/assistant/dtp) кереп, куелган сорауларга җавап бирә барырга кирәк.

Интерактив варианттан тыш, монда юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерүнең блок-схема рәвешендәге гадиләштерелгән вариантын да принтердан чыгарып алырга мөмкин. Интернетка керә алмаганда аннан файдалану бик уңайлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев