Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юлда биш айлык сабый зыян күрде

Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының 300нче метрында Форд Мондео машинасы 6нчы модель "ВАЗ"ны бәрә. Фаҗигадә биш айлык бала зыян күрә. Балык Бистәсе районында теркәлгән 1988 елгы ир-егет сигнал бирми генә юл кырыеннан кузгала һәм бу маневры белән юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыруын аңламый. Кагыйдәне бозган Форд Мондео юлдан...

Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының 300нче метрында Форд Мондео машинасы 6нчы модель "ВАЗ"ны бәрә. Фаҗигадә биш айлык бала зыян күрә. Балык Бистәсе районында теркәлгән 1988 елгы ир-егет сигнал бирми генә юл кырыеннан кузгала һәм бу маневры белән юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыруын аңламый. Кагыйдәне бозган Форд Мондео юлдан килүче "ВАЗ"га бәрелә. Икенче машинада пассажир урынында барган баланың борыны бәрелә, иреннәре ярыла. Сабый юлдаш машинага утыртылып Түбән Каманың балалар больницасына озатыла.

Авария китереп чыгарган машина йөртүченең стажы 3 ел, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 2012-2013 елларда 10 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хђрђкђте иминлеге