Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл һәлакәтендә 25 яшьлек егетнең гомере өзелде

3 апрель көнне көндезге сәгать 2 тулганда Яр Чаллы - Түбән Кама юлында "ВАЗ-211230" машинасын йөртүче 25 яшьлек егет тизлекне тиешледән арттырып, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм аннан килүче "Тойота Аурис" белән бәрелешә.

Һәлакәт бик көчле була, ике автомобильнең дә кузовлары нык җимерелә. "ВАЗ" машинасы юл өстендә кала, "Тойота Аурис" юл кырыена оча. Авариядә гаепле булган, Кама Аланы поселогында яшәгән егет ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк җан бирә. Чит ил машинасы руле артында утырган 34 яшьлек хатын-кыз авыр җәрәхәтләр белән БСМПга озатыла.

Һәлакәтнең сәбәпчесе быел гына да инде тизлек арттырган өчен дүрт мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган. Ә бу юлы егет, күрәчәгенә каршы, куркынычсызлык каешын да эләктермәгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл џђлакђте