Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл билгесенә зыян салучыга – 300 мең сумга кадәр штраф

Соңгы вакытта район территориясендәге юлларда юл билгеләрен урыныннан куптарып алу, я булмаса бозып китү яки башка төрле зыян салу очраклары күзәтелә башлады, дип белдерә район буенча ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев.

Быел җәй көне Яр Чаллы - Түбән Суыксу трассасының аварияле участокларыннан саналган Иске Җирекле кисешендә тизлекне 50 һәм 70 км/сәгатькә кадәр чикләүче өстәмә дүрт билге куелган була. Узган шимбәдән якшәмбегә каршы төндә билгесез кешеләр ул билгеләрне карага буяп киткәннәр. ЮХИДИ башлыгының әйтүенчә, бүген бирегә кабат шундый ук юл билгеләре алып килеп урнаштырылган.
Яр Чаллы - Яңа поселогы юлының Әҗмәкәй авылы турында тукталыш янында куелган тизлекне 40 км/сәгатькә кадәр чикләүче билгене ноябрь башында тимер баганасы белән җирдән куптарып алып киткәннәр. Юл билгесе әле октябрь аенда гына урнаштырылган булган.
Шулай ук Яр Чаллы - Водозабор юлында Олы Шилнә борылышы тирәсендәге участокта алдан барган транспортны узуны тыючы, тизлекне чикләүче юл билгеләренә һәрдаим «һөҗүм» ясалып тора - аучылар ни өчендер аларга мылтыктан атып тишкәлиләр. Бу участоктагы юл билгеләрен дә яңага алыштырып торырга туры килә.
Бүген әлеге җинаятьләрне эшләүдә гаеплеләрне эзләү бара. Бу участоклардан үткәндә тизлеген арттырып видеофиксатор камерасына эләгүчеләр барлана. Андый йөртүчеләр ЮХИДИнең аерым контролендә. Шулай ук юл билгеләренә зыян салучыларны күрүчеләр булса да, ЮХИДИ хезмәткәрләре район Эчке эшләр бүлегенә 71-44-81 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйлар. Анонимлык гарантияләнә.
Ә инде җинаять урынында тотылган һәм эзләп табылган хокук бозучыларны административ җәза көтә. Физик затларга 10 мең сум, вазифадагы затларга 25 мең сум, юридик затларга 300 мең сум штраф каралган.
Юл билгеләре тик торганнан гына куелмый. Алар республика юл хәрәкәте иминлеген саклау инспекциясе белән килешенеп, махсус стандартларга нигезләнеп урнаштырыла. Мондый билгеләрне яңадан торгызу юл торышын контрольдә тотучы оешмалардан шактый финанс чыгымнары да таләп итә.
Аварияләр арта барган бүгенге көндә юл билгеләренә карап, кагыйдәләрне үтәп йөрү беркемгә дә зыянга булмас иде, югыйсә. Кеше үлемнәренә, авыр тән җәрәхәтләренә китергән Һәлакәтләрнең күпчелеге нәкъ менә тизлекне арттыру, ярамаган урында каршы як полосага чыгу аркасында була. Ә кышкы чор бу яктан аеруча куркыныч. Һава торышы һәрдаим үзгәреп тора: бураны да чыга, юеш кары да ява, бу юлларда бозлавык барлыкка китерә. Мондый вакытта саклыкны алдан күреп, тизлек режимын үтәп йөрү мәҗбүри. Һава торышы бик начар көннәрдә юлга чыгудан, бигрәк тә балалар утыртып йөрүдән мөмкин кадәр тыелып тору кирәк, дип кисәтә районның баш ЮХИДИ инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев