Якыныгызны эчкән килеш рульгә утыртмагыз
Административ җәзалар катылануга да карамастан, кайбер машина йөртүчеләр руль артына исерек килеш утыруларын дәвам итәләр. Мондый очраклар аеруча бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә еш ачыклана. Мәсәлән, 1 майдан 10ысына кадәр вакытта гына да шундый 9 йөртүче тоткарланган. Ел башыннан бу сан 59 булган. Аракы эчеп руль артына утырган кеше үзенә һәм тирә-яктагыларга...
Административ җәзалар катылануга да карамастан, кайбер машина йөртүчеләр руль артына исерек килеш утыруларын дәвам итәләр. Мондый очраклар аеруча бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә еш ачыклана. Мәсәлән, 1 майдан 10ысына кадәр вакытта гына да шундый 9 йөртүче тоткарланган. Ел башыннан бу сан 59 булган.
Аракы эчеп руль артына утырган кеше үзенә һәм тирә-яктагыларга никадәр куркыныч тудырганын күз алдына да китерми. Якыныгыз, дустыгыз, танышыгыз һәм сезгә чит булган башка кеше эчкән килеш руль артына утырырга җыена икән, битарафлык күрсәтмәгез, аны бу адымны ясаудан тыегыз, дип чакыралар ЮХИДИ хезмәткәрләре. Гел дә булмаса, 71-44-81, 37-96-60 телефоннары аша бу турыда район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена хәбәр итегез. Бу адымыгыз кемне дә булса үлемнән яки башка фаҗигадән саклап калырга мөмкин, дип белдерәләр бүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев