Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Велосипедчының гомере өзелде

Узган шимбәдә Яр Чаллы - Бәтке - Прости юлының дүртенче километрында кичке сәгать биш тулганда җиңел машина һәм велосипед катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев.

"Рено Сандеро" машинасы руле артына утырган 43 яшьлек хатын-кыз тизлекне тиешледән арттыра һәм каршыга килүче велосипедчыны бәрдерә, аннары юлга чыгып әйләнә. Бәтке авылында яшәгән 79 яшьлек велосипедчы ир-ат фаҗига урынында ук җан бирә.
Руль артындагы хатын-кызның йөртү стажы 15 ел, 2013 елда административ җаваплылыкка да тартылмаган. Ләкин, кызганычка каршы, ул көнне юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй үтәмәгән: тизлеген арттырган, куркынычсызлык каешын эләктермичә барган, шул сәбәпле үзе дә шактый җәрәхәтләр алган. Шулар өстенә, алкогольле эчемлек тә кулланган булган. Иң аянычы - бу сәбәпләр бер гаепсез ир-атның гомере өзелүгә китергән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X